Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәтиҗәләр. Бурычлар. Бүләкләр

Һәр ел­ны 1 сен­тябрь ал­дын­нан Яр Чал­лы­ның бар­лык бе­лем би­рү хез­мәт­кәр­лә­ре шә­һәр кон­фе­рен­ци­я­се­нә җы­е­лып, уз­ган уку елы бу­ен­ча го­му­ми нә­ти­җә­ләр чы­га­ра­лар. Ан­да яңа ел­га мак­сат-бу­рыч­лар ку­е­ла һәм ел дә­ве­рен­дә төр­ле ка­за­ныш­лар­га иреш­кән мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре һәм ан­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр бү­ләк­лә­нә. Бы­ел­гы шун­дый ча­ра 24 ав­густ көн­не 1нче шә­һәр ба­ла­лар һәм яшь­ләр...

Һәр ел­ны 1 сен­тябрь ал­дын­нан Яр Чал­лы­ның бар­лык бе­лем би­рү хез­мәт­кәр­лә­ре шә­һәр кон­фе­рен­ци­я­се­нә җы­е­лып, уз­ган уку елы бу­ен­ча го­му­ми нә­ти­җә­ләр чы­га­ра­лар. Ан­да яңа ел­га мак­сат-бу­рыч­лар ку­е­ла һәм ел дә­ве­рен­дә төр­ле ка­за­ныш­лар­га иреш­кән мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре һәм ан­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр бү­ләк­лә­нә. Бы­ел­гы шун­дый ча­ра 24 ав­густ көн­не 1нче шә­һәр ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗа­ты са­ра­ен­да үт­те. Те­ма­сы - "Бү­ген­ге мә­га­риф: ин­но­ва­ци­я­ләр - стан­дарт­лар - пе­да­го­гик ре­сурс­лар - һәр­кем өчен сый­фат". Кон­фе­рен­ци­я­дә шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, ТР мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ан­дрей По­ми­нов, Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Хә­ли­мов, Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се баш­лы­гы Ви­нер Ха­ри­сов, РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на һәм Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның рек­то­ры Фәй­рү­зә Мос­та­фи­на кат­наш­ты­лар.

Ча­ра шә­һә­ре­без­нең бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре әзер­лә­гән экс­по­зи­ци­я­ләр­не ка­рау бе­лән баш­ла­нып кит­те. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев һәм кон­фе­рен­ция ку­нак­ла­ры алар­ның һәр­бер­сен ка­рап, уку йорт­ла­ры­ның җи­тәк­че­лә­ре бе­лән ара­ла­шып, ел дә­ве­рен­дә иреш­кән уңыш­ла­ры, ка­за­ныш­ла­ры ту­рын­да со­раш­тыр­ды.

Яңа уку елын Яр Чал­лы яңа мәк­тәп бе­лән кар­шы ала­чак. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев әй­тү­ен­чә, са­нау­лы көн­нәр­дән соң, 30нчы ур­та го­му­ми бе­лем би­рү мәк­тә­бен ачу тан­та­на­сы уза­чак. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, әле­ге мәк­тәп соң­гы 20 ел эчен­дә тө­зел­гән бе­рен­че бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­се бу­лып то­ра. Аның тө­зе­ле­ше­нә 500 мил­ли­он­нан ар­тык сум ак­ча бү­ле­неп би­рел­де. Го­му­мән, соң­гы ел­лар эчен­дә шә­һә­ре­без­дә яңа 13 мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ние би­на­ла­ры экс­плу­а­та­ци­я­гә тап­шы­рыл­ды. Соң­гы 5 ел эчен­дә 1 мил­ли­ард­тан ар­тык сум­га шә­һә­ре­без­нең 33 мәк­тә­бен­дә ка­пи­таль ре­монт ясал­ды. Бы­ел ан­дый тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре 8 мәк­тәп­тә алып ба­рыл­ды. Шә­һә­ре­без­нең 60 ба­ла­лар бак­ча­сы да ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на кер­тел­де. Ки­лә­се ел­да алар­ның ту­гы­зын­да ул эш­ләр баш­ка­ры­ла­чак. Спорт мәй­дан­чык­ла­рын тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә бюд­жет­тан 33 мил­ли­он сум ак­ча бү­ле­неп би­рел­де. Алар­ның кү­бе­се мәк­тәп ян­на­рын­да бул­ды­рыл­ды.

Ви­нер Ха­ри­сов үз чы­гы­шын­да шә­һә­ре­без­нең мә­га­риф өл­кә­сен­дә­ге бар­лык өл­кә­лә­ре бу­ен­ча баш­ка­рыл­ган эш­ләр ту­рын­да тәф­сил­ләп хи­сап тот­ты.

- Мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре иң бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ба­ла­лар­ны укы­та, тәр­би­я­ли­ләр. Шу­ңа да соң­гы ел­лар эчен­дә без ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да урын­нар бул­ды­ру өс­тен­дә эш­лә­дек. Әле­ге мәсь­ә­лә­не яңа уч­реж­де­ние би­на­ла­рын тө­зү, өс­тә­мә груп­па­лар ачу, кай­чан­дыр баш­ка мак­сат­лар­га алын­ган ба­ла­лар бак­ча­ла­ры би­на­ла­рын ки­ре кай­та­ру ысу­лы бе­лән чиш­тек.

Мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар­ны кай­гыр­ту да - мө­һим мәсь­ә­лә­ләр­нең бер­се. Ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да алар өчен кор­рек­ци­он төр­кем­нәр ачыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә 348 мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар­ның 195 шун­дый төр­кем­нәр­гә йө­ри, - дип сөй­лә­де ул.

Яңа уку елын­да исә мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ба­ла­лар­га һәм алар­ның ата-ана­ла­ры­на пси­хо­ло­гик һәм пе­да­го­гик яр­дәм би­рү­не арт­ты­ру бу­ры­чы ку­ел­ды. Шу­лай ук Ви­нер Ха­ри­сов ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да кул­ла­ны­ла тор­ган уен прог­рам­ма­ла­ры­ның һәм уен­чык­лар­ның фе­де­раль стан­дарт­лар­га ту­ры ки­те­рү­не һәм ата-ана­лар­ны элек­трон хез­мәт аша күр­сә­те­лә тор­ган яр­дәм ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар бе­лән тә­э­мин итү­нең ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды.

Уңыш­лар­га кил­гән­дә, бы­ел мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­ләр ара­сын­да шә­һә­ре­без­нең "Ба­ла­ның сә­лә­тен үс­те­рү үзә­ге - 104нче ба­ла­лар бак­ча­сы" һәм 70нче Ба­ла­лар бак­ча­сы "Ягод­ка" грант­лар­га ия бул­ды­лар.

Шә­һә­ре­без "Юга­ры сый­фат­лы бе­лем би­рү" рес­пуб­ли­ка рей­тин­гын­да икен­че урын­ны ал­ды. Күп ке­нә күр­сәт­кеч­ләр бу­ен­ча да Яр Чал­лы ал­дын­гы­лар рә­тен­дә. Мә­сә­лән, мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да үт­кә­ре­лә тор­ган бө­тен­рос­сия олим­пи­а­да­ла­рын­да шә­һә­ре­без­дән җи­ңү­че­ләр һәм приз­лы урын­нар­ны алу­чы­лар са­ны арт­кан. 2015 ел­да алар 16 ке­ше бул­са, бы­ел 26 ке­ше. Мил­ли мә­га­риф рей­тин­гы бу­ен­ча да Яр Чал­лы мәк­тәп­лә­ре үз күр­сәт­кеч­лә­рен ях­шырт­кан­нар. 2015 ел­да алар 23 урын­да бул­са­лар, хә­зер 15 урын­да то­ра­лар. Шә­һә­ре­без­нең 28 уку­чы­сын­да БДИ нә­ти­җә­лә­ре 100% бул­ган. Яр Чал­лы­ның 7 мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­се рес­пуб­ли­ка­ның иң ях­шы 20 шә­һәр го­мум­бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре исем­ле­ге­нә кер­де. 23 го­му­ми бе­лем би­рү мәк­тә­бе, 2015-2016 ел­лар нә­ти­җә­се бу­ен­ча, рес­пуб­ли­ка­ның иң ях­шы 100 мәк­тә­бе рә­те­нә кер­де. Рес­пуб­ли­ка­ның ка­дет­лар мәк­тә­бе рей­тин­гын­да шә­һә­ре­без­нең 47нче ка­дет­лар мәк­тә­бе бе­рен­че урын­да, ә 81нче ка­дет­лар мәк­тә­бе өчен­че урын­да то­ра. 2нче гим­на­зия Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы­ның та­тар гим­на­зи­я­лә­ре рей­тин­гын­да җи­ден­че урын­да. 26 гим­на­зия "Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә уку­чы­лар­ны юга­ры уку йор­ты­на ке­рү­гә әзер­лә­ү­че иң ях­шы мәк­тәп" исем­ле­ген­дә. Го­му­мән, бы­ел 26нчы гим­на­зия һәм 78нче ли­цей "Иң ях­шы мәк­тәп" гран­ты­на ла­ек бул­ды­лар.

Күп ке­нә укы­ту­чы­лар да рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр кү­лә­мен­дә төр­ле ка­за­ныш­лар­га иреш­кән­нәр. Мә­сә­лән, 25нче мәк­тәп­нең ди­рек­то­ры Ла­ри­са Ку­зав­ко­ва рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә кат­на­шып "Иң ях­шы ди­рек­тор - 2016" исе­ме­нә ла­ек бул­ды. Аңа 200 мең сум­лык грант та тап­шы­рыл­ды. 26нчы гим­на­зия ди­рек­то­ры Ан­дрей Саль­ни­ков "Иң ях­шы ди­рек­тор - 2016" бәй­ге­се­нең лау­ре­а­ты һәм шу­лай ук грант­ка ия­се бул­ды. "Ел укы­ту­чы­сы" бу­лып 26нчы гим­на­зи­я­нең ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Эль­ми­ра Әх­мәт­җа­но­ва та­ныл­ды, 25нче мәк­тәп­нең рус те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы - Еле­на Зо­ри­на "Ел укы­ту­чы­сы - 2016" бәй­ге­се­нең лау­ре­а­ты бул­ды. Га­ли Акыш ли­цей-ин­тер­на­ты­ның ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Мар­сель Са­ли­хов "Пе­да­го­гик де­бют" бәй­ге­се лау­ре­а­ты, "Сый­ныф җи­тәк­че­се-2016" исе­мен 76нчы гим­на­зи­я­нең укы­ту­чы­сы Ли­лия Ры­буш­ки­на ал­ды. 37нче мәк­тәп­тә эш­лә­ү­че Алек­сандр Фи­лип­пов "Пе­да­гог-пси­хо­лог-2016" бәй­ге­сен­дә 3 урын­га ия бул­ды. 15нче Ба­ла­лар иҗа­ты йор­ты­ның укы­ту­чы­сы Ва­лен­ти­на Ли­си­на "Ос­таз-2016" бәй­ге­сен­дә җиң­де.

Яңа уку елы­на исә кадр­лар­га игъ­ти­бар­ны арт­ты­ру, сә­ләт­ле уку­чы­лар­га яр­дәм күр­сә­тү, мәк­тәп­ләр­дә та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бу­ен­ча бе­лем би­рү­не ях­шыр­ту, Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы­ның дә­ү­ләт һәм баш­ка тел­лә­рен сак­лау һәм үс­те­рү прог­рам­ма­сы­ның нә­ти­җә­ле­ген арт­ты­ру бу­ен­ча эш­ләр баш­ка­ру бу­ры­чы ку­ел­ды.

Үз чы­гы­шын­да Ви­нер Ха­ри­сов тәр­бия һәм ба­ла­лар­ның сә­ла­мәт­лек мәсь­ә­лә­лә­ре­нә дә тук­та­лып кит­те.

- Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, ба­ла­лар­ның сә­ла­мәт­ле­ге как­шау 53% да кү­зә­те­лә. Хәт­та, 14 яшь­кә­чә ба­ла­лар ара­сын­да ин­де хро­ник авы­ру­лар тер­кә­лә баш­ла­ган. Мо­ңа стресс­лар һәм хә­рә­кәт­нең тү­бән ак­тив­лы­гы сә­бәп­че. Шу­ңа да ак­тив спорт юнә­ле­ше­нә зур игъ­ти­бар би­ре­лә­чәк. Тәр­бия мәсь­ә­лә­се дә ак­ту­аль яң­гы­рый. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар бе­лән эш­ләү бү­ле­ген­дә исәп­тә дә шак­тый гы­на уку­чы ба­ла то­ра. Алар һәм ата-ана­лар бе­лән про­фи­лак­тик ча­ра­лар үт­кә­рер­гә ки­рәк, - ди­де ул..

Ту­ла­ем ал­ган­да, Яр Чал­лы­да мә­га­риф өл­кә­сен­дә уңай нә­ти­җә­ләр күп. Әм­ма ка­мил­лек­кә чик­ләр бул­ма­ган ке­бек, бе­лем­нәр­не һәм кү­нек­мә­ләр­не да­и­ми яңар­тып то­рыр­га ки­рәк.

ТР мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ан­дрей По­ми­нов, рес­пуб­ли­ка та­ра­фын­нан мә­га­риф өл­кә­се­нә ка­гы­лыш­лы прог­рам­ма­лар, алар­ның үтә­ле­ше ту­рын­да сөй­лә­де. Мәк­тәп­ләр­гә ав­то­бус­лар тап­шы­ру прог­рам­ма­сы, укы­ту­чы­лар­ның ноут­бук­ла­рын яңар­ту ту­рын­да да әй­тел­де. Мон­нан тыш ул рес­пуб­ли­ка икъ­ти­са­ды их­ты­яҗ­ла­рын­нан чы­гып юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле һө­нәр бел­геч­лә­рен әзер­лә­ү­нең ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды.

- Бү­ген­ге көн­дә ки­рәк­ле һө­нәр­ләр топ-50 исем­ле­ге бар. Аның бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­быз­да ни­ба­ры 30 һө­нәр тө­ре ге­нә әзер­лә­нә. Без­гә алар­ны үс­те­рер­гә һәм ка­мил­ләш­те­рер­гә ки­рәк. Иң мө­һи­ме, за­ма­на та­ләп­лә­ре һәм эш би­рү­че­ләр их­ты­яҗ­ла­ры­на җа­вап би­рер­дәй, мо­биль һәм адап­тив мә­га­риф сис­те­ма­сын бул­ды­рыр­га ки­рәк, - дип әйт­те Ан­дрей По­ми­нов.

РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на иле­без та­ра­фын­нан мә­га­риф­не үс­те­рү бу­ен­ча баш­ка­рыл­ган эш­ләр бе­лән та­ныш­тыр­ды. Аның әй­тү­ен­чә, бү­ген­ге көн­дә укы­ту­чы ста­ту­сын һәм әле­ге һө­нәр­нең әһә­ми­я­тен үс­те­рү бу­ен­ча шак­тый гы­на эш­ләр кү­рел­де. Мон­нан тыш пе­да­гог­лар­ның ва­кыт­ла­рын алу­чы төр­ле хи­сап­лар язу­ла­рын ки­ме­тү өс­тен­дә дә эш алып ба­ры­ла. Мәк­тәп­ләр­нең дә­рес­лек­ләр бе­лән тә­э­мин ите­ле­ше, ике сме­на­лы уку­ны бе­те­рү дә мө­һим мәсь­ә­лә­ләр­нең бер­се.

-1 сен­тябрь көн­не иле­без­дә үз ишек­лә­рен яңа 92 мәк­тәп ача­чак. Яр Чал­лы­да да бы­ел яңа мәк­тәп бе­рен­че уку­чы­ла­рын ка­бул итә­чәк. Әм­ма шә­һәр­гә та­гын өч мәк­тәп ки­рәк. Мо­ны хәл итү бу­ен­ча да эш­ләр кү­ре­лә­чәк, - дип сөй­лә­де Әл­фия Ко­го­ги­на.

Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның рек­то­ры Фәй­рү­зә Мос­та­фи­на укы­ту­чы кадр­лар һәм алар­ның һө­нә­ри ком­пе­тен­ци­я­лә­рен бәй­сез бә­я­ләү ни­ге­зен­дә үсеш сис­те­ма­сын бул­ды­ру ту­рын­да сөй­лә­де. Шә­һә­ре­без­дә укы­ту­чы кадр­лар әзер­ле­ге, алар­ның эш­чән­ле­ген ка­мил­ләш­те­рү бу­ен­ча үт­кә­ре­лә тор­ган ча­ра­лар ту­рын­да да әйт­те. Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның эш­чән­ле­ге һәм аның укы­ту­чы­лар­ны әзер­ләү­дә ро­ле ту­рын­да әй­тел­де.

Кон­фе­рен­ция мә­га­риф сис­те­ма­сын­да төр­ле җи­ңү­ләр­гә иреш­кән бе­лем би­рү хез­мәт­кәр­лә­рен бү­ләк­ләү бе­лән тө­гәл­лән­де. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев яңа уку елын­да уңыш­лар һәм бә­хет те­лә­де.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X