Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Нур» театрының нурлы актрисасы

Тиздән шәһәребезгә Уфа «Нур» театры гастрольгә килә. Әлеге уңайдан данлыклы труппаның талантлы актрисасы, шәһәрдәшебез Айгөл Юнысова белән әңгәмә кордык. Коллективта Чаллы кызы Айгөлне яратуларын һәм хөрмәт итүләрен әйттеләр. Артист йөрәгендә нинди генә кичерешләр булмасын, тамашачы алдына үз роленә хас сыйфатларда күренергә тиеш. Ул кайгылы булса да – көлә, шатлыгы эченә сыймаган чакларда, образы таләп итсә, боегып та йөри. Гади тормышта, хәтта телефон аша сөйләшкәндә дә артистның чын йөзе ачыла. Актриса Айгөл Юнысова шундый эчкерсез әңгәмәдәш булып чыкты. Әңгәмәбез аның иҗат юлының чишмә башы - Чаллыга сәяхәттән башланып китте.

– Мин Чаллыда туып-үстем. Балалар бакчасына йөргәндә үк биергә, җырларга ярата идем. Һәрвакыт бәйрәмнәрнең үзәгендә «кайнап», кечкенәдән артист булырга хыялландым. Татар-төрек кызлар  лицеенда укыганда театр түгәрәгенә йөрдем. Яраткан артистларым Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар миндә сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләделәр. 2006 елда театр сәнгате буенча Казанда бәйгедә җиңеп кайткач әнием: «Кызым, артист һөнәре синеке», - дип мине, бердәнбер кызын,  Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа Дәүләт сәнгать академиясенә җибәрергә ризалашты.
– Ни өчен Казан театр училищесын түгел, Уфа академиясен сайладыгыз?
– Беренчедән, остазым Символ Гайнетдинов Уфага китте. Икенчедән, мине Казанда да көтеп торучы юк иде. Өченчедән, Уфада уку бушлай һәм укуны тәмамлаганнан соң «Нур» театрына эшкә урнашу мөмкинлеге булды. Шул рәвешле, 2011 елда сәнгать академиясен тәмамлагач, «Нур» театрында эшли башладым.
– Труппа яшь артистларны ничек кабул итте?
– Бик җайлы гына кереп киттем. Тәҗрибәле артистлар һәрдаим акыллы киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Режиссерларыбыз да безгә, яшьләргә, талантыбызны ачарга, үсәргә булышып тордылар. Нәтиҗәдә тамашачылар күңелендә калырлык рольләр барлыкка килде.
– Шул образларыгыз белән безне дә таныштырыгыз әле.
– Мин яраткан театрымда эшләвем белән бәхетле. Һәр ролемне яратып, тамашачы күңелендә калырлык итеп уйныйм. «Әниемнең ак күлмәге» спектаклендә – Гөлшат, «Авыл эте Акбай»да – Тәмлетамак, «Хыял йорты»нда – Айгөл, «Айгөл илендә» – Айгөл, «Көлмәгез, мин үләм»дә – Луиза, «Һинд кызы»нда – биюче һәм башкалар.  
– Сез уйнаган Айгөл рольләре холкыгызга туры киләме?
– Алар төрле. Әйтик, Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле»ндәге образым җитди. Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты»ндагысы да күңелемә ятты. Ул спортсменка. Үзем дә спорт яратам. Мәхәббәт хисенә карата салкын карый. Бар яклап та һәрвакыт беренче булырга тырыша, һәм бу проектка ул фәкать җиңәр өчен генә килгән. Ә бит проектның төп максаты – үзеңә берәр егетне гашыйк итәргә! Шуның өчен ул үз холкын үзгәртә һәм үзе дә сизмәстән гашыйк була. Минем игътибар иткәнем бар, Айгөл исемле кызларның күбесе спорт яраталар, тәвәккәлләр, һәрвакыт алдынгы булырга тырышалар. Мин үзем дә шундый.
– «Елмаеп бер көлүеңә
Фәрештәләр соклана.
Сәхнәләргә чыгу белән,
Тамашачы таң кала...» – бу шигырь юлларын туган көнегезгә, тормыш иптәшегез, музыкант, композитор Алмаз Юнысов язган. Аның белән кайда таныштыгыз?

– Без Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән бер академиядә укыдык, тулай торакның бер катында яшәдек. Уфада татар егетләрен очратуыма үземнән дә артык, әнием Гөлфия сөенде. «Татарча матур итеп сөйләшүче егетләр белән таныштым», – дигәч ул: «Шуларның берәрсенә кияүгә чыгарсың инде», – диде. Игезәк егетләр җырлый, мин алар белән биеп йөрдем. Без Алмаз белән 4 ел, бертуган абый белән сеңел кебек, дус булып йөрдек. Укып бетергәч, театрда музыка бүлеге мөдире һәм композитор булып эшләүче Алмаз «Нур»да каласыңдыр бит дип сорады һәм мине Уфада алып калды. Без гаилә корып яши башладык. Улыбыз Айвазга 5 яшь.
– Алмаз автор-башкаручы, танылган гармунчы. Игезәге белән гастрольләрдән кайтып керми. Гаиләдә  ике артист булу кыен түгелме  соң?
– Киресенчә, җайлы. Без бер-беребезне аңлыйбыз. 17 яшьтән бергә үстек, уртак дусларыбыз бар.
– Чаллыда еш буласызмы?
– Театрда дүшәмбе генә ял булганга, әни безгә ешрак килә. Аның каравы, без яңа елны гел Чаллыда каршылыйбыз. Кайтышлый Илешкә кереп әти-әниләребезне котлыйбыз.
– Айваз татарча беләме?
– Без өйдә гел татарча сөйләшәбез. Улыбыз балалар бакчасында урысча сөйләшә. Әни килгәч, гел татарча сөйләшәләр.
– Улыгыз да спектакльдә уйный икән?
– Айваз Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасында Асылгәрәй ролендә уйный.
– Алмаз сезнең рольләрне ничек кабул итә?
– Рольләр өстендә эшләү сүзләрне өйрәнүдән башлана. Мин, гадәттә, сүзләрне өйдә ятлыйм. Алмаз миңа булыша. «Ашыкма, болайрак ит», - дип киңәшләрен бирә. Урыны белән тәнкыйтьли дә, аннары: «Талантыңа сокланам, остара барасың», - дип мактый да. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле.
– Ирегез белән дуэт җырламыйсызмы?
– «Безнең җыр» дигән җырыбыз бар. Аның сүзләрен икәү, көен Алмаз язды. Тамашачылар аны җылы кабул итте.
– Чаллыга алып килә торган «Көлмәгез, мин үләм» спектаклендәге ролегезнең үзенчәлеге нидә?
– Мин анда шәфкать туташы Луизаны уйным. Әлеге комик роль - спектакльнең үзенчәлекле бизәге. Режиссер ролеңә берәр кызык деталь уйлап тап әле дигәч, Мерилин Монро киеменнән спектакльдә уйнарга булдым. Режиссерыбыз да хуплады.


– Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
– Мин һәр мизгелне файдалы итеп уздырырга тырышам. «Туган тел» каналында «Җырым сиңа, кадерлем!» тапшыруын алып барам. Бию студиясенә йөрим. Видеолар төшереп, монтажларга яратам. Пандемиягә кадәр чит илләргә, диңгезгә сәяхәт кыла идек.
– Тамашачыларны тагын нинди рольләр белән сөендерергә җыенасыз?
– «Ирекнең дә чиге бар» драмасыннан үземә хас булмаган роль бирделәр. Режиссер Илдар Вәлиев белән бу катлаулы рольне дә татар тамашачысы күңелендә урын алырлык итеп уйнармын дип ышанам.
– Чаллы гастроле алдыннан нинди хисләр кичерәсез?
– Бик дулкынланам. Туганнарым, дусларымны 15 сентябрьдә С.Садыйкова исемендәге концертлар залында булачак спектаклебезгә чакырам. «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе Чаллы тамашачыларына ошар дип уйлыйм.
– Газета укучыларыбызга, тамашачыларга теләкләрегез?
– Мин әнием кебек елмаеп яшим, яраткан тамашачыларымны да яңа туган көнгә сөенеп яшәргә чакырам, чөнки гомер бер генә. Аны матур итеп уздырырга кирәк.

Әңгәмәдәш - Зөлфия Галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният әңгәмә

2
X