Нуриевлар: «Татарча сөйләшү имтиханнар тапшырырга комачауламый»
«Минем балам татарча сөйләшә!» «Шәһри Чаллы» газетасының яңа проекты бу. Бүген үз телебездә сөйләшеп, милләтебез өчен горурланып яшәүче гаиләләрне, балалаларны барлау өчен уйлап таптык без аны.
Без бу сәхифәбездә аларны күрсәтеп, аларны тыңлап, үзебез өчен дә кайбер затлы фикерләр тупларбыз.
Газетабызда «Минем балам татарча сөйләшә» яңа проект игълан ителгәч тә, күз алдыма Нуриевлар гаиләсе килде. Лилия белән Айдарның күркәм гаиләсендә берсеннән-берсе тырыш, талантлы балалар үсә.
Алар барысы да татар телендә матур итеп сөйләшәләр. Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның горурланырлык укучылары. Тамчы – 7нче, Наилә – 9нчы, Алия 11нче сыйныфка баралар.
«Нуриевлар – бар яктан да күпләргә үрнәк гаилә. Алар балаларына ныклы белем һәм милли тәрбия бирергә тырышалар. Моның өчен вакытларын да, акчаларын да кызганмыйлар. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе дә бар. Кызлар барысы да уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Барысы да талантлылар. Алиябез «Ак калфаклы татар кызы» республика бәйгесендә Гран-при яулап, гаиләсен, лицеебызны, шәһәрне данлады. Ә иң мөһиме: кызлар туган телләрен яраталар», – ди Г.Акыш лицей-интернат директоры, шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова.
Нуриевлар кебек гаиләләр күбрәк булса, милләтнең, туган телнең киләчәге өчен борчылмас та идек. Аларның гаиләсендә татар теле – дәүләт теле хакимлек итә. Барысы да рәхәтләнеп, матур итеп татарча сөйләшә. Аңа карап, балалары начар укымый, киресенчә, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә алар алдынгылар. Алар белән әти-әниләре генә түгел, лицей коллективы горурлана. Фирдүсә Фәнәвисовна кызлар турында сөйләгәндә: «Безнең Алиябез, Наиләбез, Тамчыбыз», – дип яратып, үз итеп сөйли.
Гаилә җылысын саклаучы, 64нче прогимназиянең татар теле укытучысы Лилия ханым кызлары белән горурлана. «Кызларыбыз барысы да төрле түгәрәкләргә йөрделәр, хәтта Россия бәйгеләрендә җиңделәр. Алиябез балалар бакчасына йөргәндә үк, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. «Ак калфаклы кыз» бөтенроссия бәйгесендә Гран-при алуы – гаиләбездә иң шатлыклы вакыйгаларның берсе булды. Бу гаиләбездә татар теленең, үзебезнең гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның өстенлек итүенең нәтиҗәсе. Без өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез бит», – диде ул.
Татар гаиләсенең балалары белән татарча сөйләшүе табигый хәл булырга тиеш. Ләкин урысча сөйләшүче татар гаиләләре дә күп бит. Ә Нуриевлар гаиләсе андыйларга үрнәк.
Лилия һәм Айдар Нуриевлар тумышлары белән Сарман районыннан. Икесе дә белемнәре буенча укытучылар. Лилия 64нче прогимназиядә татар теле укыта, Айдар – программист. Мәхәббәт җимешләре булып өч кызлары туган.
Алияне 5 сыйныфтан Гали Акыш исемендәге лицейга биргәннәр.
– Бу лицейны башта үзем барып карадым. Бөтен җирдә татарча сөйләшәләр, милли мохит. Тәрбия чаралары туган телебездә генә алып барыла. Кыскасы, биредә балага төрле яктан үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, шуңа күрә, ике дә уйламыйча, зур кызыбызны, аннары кечкенәләрен дә шунда укырга бирдек. Моңа бер тамчы да үкенгәнебез юк. Мәктәп тә, укытучылар да ошый, сыйныф җитәкчебез Рәмзия Закирова да милли җанлы. Ата-аналар җыелышында аның чыгышын концерттагы кебек рәхәтләнеп тыңлыйбыз, – ди Лилия Валерьевна.
Алия турында укытучылар да: «Тырыш, тәрбияле, максатчан бала», – диләр. Ул «5»ле билгеләренә генә укый. Дизайнер булырга хыялланучы кыз «Да-Да» сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган. Милләт язмышы, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксына. Җырларга ярата. 15нче Балалар сәнгать йортына йөргәндә Санкт-Петербургта узган бәйгедә 1 урын алган. Вокал укытучысы Лилия Вәлиуллина аның тавышын халыкчан дип бәяләде. Кыз – өй эшләрендә төп булышчы. Мондый тырыш, милләтпәрвәр кызның шәһәрдә узган «Ак калфаклы кыз» бәйгесенең шәһәр турында җиңүе гаҗәп түгел. Ул Республика бәйгесендә Гран-при алды.
Нуриевлар гаиләсендәге кызларның барысы да шахмат, рәсем ясау, бию түгәрәкләренә йөреп, халыкара, ил һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Апаларының татарча сөйләшеп, милләтне яратуы нәтиҗәсендә Россиякүләм бәйгеләрдә җиңүен күреп үскән Наилә белән Тамчы да матур итеп татарча сөйләшәләр. Лицейның иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Алар да бу уку елын уңышлы тәмамладылар. Наилә Чаллы татар дәүләт драма театрының балалар студиясенә йөри, спектакльләр куялар. Тамчы исә оста биюче.
Балаларны түгәрәкләргә, бәйгеләргә йөртү – күп чыгымнар сорый торган хезмәт. «Балаларыбыз – яшәвебезнең мәгънәсе, алар өчен тотылган капитал беркайчан да югалмаячак. Кызларыбызга ныклы белем һәм дөрес тәрбия бирсәк, киләчәгебез якты булыр. Акыллы, тәрбияле балалар – гаиләнең, дә җәмгыятьнең дә ныклы терәге бит. Әхлаклы балалар беркайчан да начар гамәлләр кылмыйлар. Шуңа күрә без кызларыбызның һәрьяктан камил булып үсүләре өчен бернәрсәне дә җәлләмибез. Аллаһка шөкер, гаиләбезне финанс яктан Айдар тәэмин итә. Төрле ярышларга киемнәрне дә үзебез алабыз, юл, яшәү өчен чыгымнарны да каплыйбыз. Дөрес, кайбер зур ярышларга барганда җитәкчеләр дә ярдәм итә. Кызларыбызның бәйгеләрдән призлы урыннар алып кайтуын бернинди акча да алыштыра алмый. Кызларыбыз хәзер үк өй эшләрендә безгә дә, авылдагы әби-бабайларына да ярдәм итәләр. Берүк исән-сау булсыннар, хыялларына ирешсеннәр, без аларга һәрвакыт терәк һәм таяныч булырбыз», – ди Лилия ханым.
Айдарга «Өйдә татарча сөйләшүегез кызларыгызга бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга комачау итмәсме?» – дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Чөнки шуңа сылтап күп гаиләләрдә ата-аналар, хәтта әби-бабайлар да балалары белән вата-җимерә урысча сөйләшәләр.
– Өйдә татарча сөйләшү укырга да, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирергә дә комачауламый. Чөнки шәһәрдә үскән балалар урыс телен болай да яхшы белә. Өйдән урамга чыккач алар рус телендә сөйләшә бит. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, башка фәннәр рус телендә укытыла. Без үзебез дә татарча укып, республиканың икенче зур шәһәре Чаллыда үз урыныбызны таптык, югалмадык. Кызларыбыз да, имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшырып, хыялларына ирештеләр. Төрки телләр төркеменә кергән туган телеңне яхшы белү балаларны көндәшлеккә сәләтле итә», – ди әдәбияткә гашыйк Айдар Нуриев. Аның белән килешми мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев