Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нурзия Сәлимҗанова: “Укытучы булуымны язмыш хәл иткәндер”

Укытучы булу - зур җаваплылык. Ә 110 еллык тарихы булган Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директор урынбасары вазыйфаларын башкару - икеләтә авыр хезмәт. Әлеге эшнең барлык авырлыкларын, нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен Нурзия Сәлимҗанова үзе генә беләдер. Чөнки ул егерме алты ел буена яраткан гимназиясенә тугры булып, аның үсешен, анда...

Тырышлык һәм хезмәт сөю кебек асыл сыйфатлар Нурзия Мифтаховнага туган туфрактан ук сеңдерелгәндер. Тумышы белән ул Кукмара районы Тырыш авылыннан. Әти-әнисе дә булачак укытучыны нечкә күңелле, шигъри җанлы булу белән беррәттән, эштән курыкмый торган, көчле ихтыярлы, тыйнак, белемгә омтылучан кыз итеп тәрбияләгәннәр.

- Мин җиде балалы гаиләдә - Гөлзия, Гөлфия апаларымнан, Шамил, Камил, Фәнзил абыйларымнан соң алтынчы кыз булып дөньяга килгәнмен. Миннән соң төпчек сеңлебез Рәмзия дә бар әле. Шөкер, бүгенге көндә алар барысы да исән-сау, матур гомер кичерәләр. Әнием Разия сатучы булып эшләде. Бик ярдәмчел, ачык күңелле кеше иде. Аны бик хөрмәт иттеләр, ул мин белгәннән бирле һәрвакыт авыл советы депутаты булып сайлана торган иде һәм авылыбызның күп кешеләре аңа киңәшкә йөрделәр. Әни җырларга, гармунда уйнарга ярата иде. Гармунда уйнарга өйрәнүе дә бик кызык була: сугыш вакытында авылның бөтен гармунчысы фронтка китеп бетә. Ә музыка, сугыш булса да - яшьләргә кирәк бит инде ул. Әнинең кулыннан килми торган эш юк - шуннан соң ул тота да, гармун уйнарга өйрәнә. Шуңа да авыл халкы аны гармунчы Разия дип йөртте. Әтием Мифтах исә -балта остасы иде. Бик пөхтә, чиста, эшкә булган кеше. Гармунда уйный белмәсә дә, өйләнешү белән үк ул әниемә тальян алып биргән. Шуннан сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләнгәндер инде - без барыбыз да тальянда гына түгел, баянда да уйнарга өйрәнеп, җырга, сәнгатькә мәхәббәтле булып үстек.

Гомумән, күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсү Нурзиягә яшь чактан ук бик күп төрле һөнәрләрне үзләштерергә ярдәм иткән. Мәсәлән, абыйларыннан ул мотоцикл, мотороллер һәм машина йөртергә өйрәнгән. Бүгенге көндә дә Нурзия Мифтаховна зур юлларда үзе рульдә йөри. Автомобиль йөртү стажы да инде ике дистә елга тулып килә.

Башлангыч белемне Нурзия туган авылы Тырышта ала. Өч ел анда укыганнан соң, күрше Сәрдекбаш авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Һөнәр үзләштерергә вакыт җиткәч, ул Арча якларына, педагогия училищесына юл тота.

- Укытучы булуымны язмыш үзе хәл иткәндер инде. Чөнки, әти-әнием мине медицина буенча китәр дип фараз кыла иделәр. Әмма Сәрдекбаш мәктәбен тәмамлаганнан соң күңел нишләптер Арча ягына, педагогия училищесына тартты. Анда Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан кебек танылган язучылар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашу бу иҗат әһелләренә карата зур хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уятты. Арчада укыган чорда үзем дә шигырьләр яза башладым. Хәзер дә укучылар каршында дәрес үткәргән вакытта бу зур язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез хакында үз күргәннәремне, китапларда язылмаган истәлекләремне сөйлим, - дип сагынып искә ала ул әлеге елларны.

...Матур йола буенча, училищены тәмамлаган укучылар чыгарылыш курс альбомы ясыйлар. Анда аларны укыткан һәр укытучы фотосы астына үзләре иҗат иткән шигырь юллары урнаштырыла. Әлеге багышлауларның күбесен Нурзия Сәлимҗанова яза. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев шул альбомнарны укыганнан соң, яшь шагыйрәнең иҗатка сәләтен югары бәяләп, аны белемен тирәнәйтергә Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга чакыра. Әмма ул вакытта Нурзиянең башта бераз эшләп карыйсы килә, аннары, дөресен генә әйткәндә, укырга әле гаиләдә дә мөмкинлек булмый. Ләкин, алга китеп булса да әйтеп куябыз - барыбер ул югары белем алу турындагы хыялына ирешә. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген 1988 елда читтән торып тәмамлый.

Шулай итеп, Арчада укып бетергәннән соң, Нурзия Сәлимҗанова Зәй районында укытырга юллама ала. Канатланып, ашыга-ашыга юлга чыга...

Әмма... Авыр юл һәлакәтенә эләгә. Алга таба аңа ике ай гомерен кадаклагандай ятып Кукмара район хастаханәсендә үткәрергә туры килә. Ул вакытта аның янында яраткан сеңлесе Рәмзия була.

- Сеңлемә бик нык рәхмәтлемен. Ул мине 2 ай буе хастаханәдә карап, иң авыр минутларда янымда булып, савыгып аякка басарга ярдәм итте. Әлеге авария сентябрь аенда булды. Шул елны сеңлем Казанга китеп, кооператив техникумына укырга керергә тиеш иде. Әмма, ул мине карар өчен укырга бармый калды, мин аякка басып, йөри башлаганчы минем янымда булды. Икенче елны гына яңадан барып укырга керде. Аннары инде кияүгә чыгып, ире Зөлфәр белән алар Чаллы шәһәренә күчеп килделәр. Шөкер, хәзер дә без бик дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез, - дип сөйләде Нурзия Сәлимҗанова.

Савыккач, инде укытырга барырга тиешле мәктәбенә эшкә барырга соңга калган Нурзия, Зәй шәһәренә килеп, апасы Гөлзия хезмәт иткән "Дуслык байрагы" газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Анда эшләгән чорында да иҗат итүдән туктамый, газета битләрендә әледән-әле аның шигырьләре басылып килә. Яшь авторны ул вакытта Разил Вәлиев җитәкләгән Чаллы язучылар оешмасында да күреп алалар. Алга таба Нурзия Шаһабиева имзасы астында байтак кына шигырьләр "Татарстан яшьләре", "Идел" альманахы битләрендә дөнья күрә. Ниһаять, Зәйдә бер ел эшләгәннән соң, Нурзия Чаллыга килеп, 14 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Шул ук вакытта "Ләйсән" әдәби берләшмәсе утырышларына йөри. Шунда үзенең булачак тормыш иптәшен - Рафис Сәлимҗановны очрата. 1983 елның февраль аенда алар гаилә корып җибәрәләр.

- Рафис мине белемле һәм нечкә күңелле кеше булуы белән җәлеп итте, ахрысы. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә барысына да җавабы бар аның. Хәтере һәм эрудициясе искиткеч. Философия, музыка, тарих өлкәләрендә төпле гыйлемле кеше, Чаллыга ул Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң һәм минем кебек үк, Зәй районында берничә ел эшләгәннән соң күчеп килә. Ул 1985 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы, берничә китап авторы. Татар телендә генә түгел, рус телендә дә проза әсәрләре яза. Әле күптән түгел генә төрки телләр гаиләсенә кергән татар теле һәм рус теленә татар теленнән кергән йөзләгән-меңләгән рус сүзләре турында "Великий тарабарский язык" дигән әсәрен тәмамлады. Әсәр Олжас Сулейменовның "Аз и Я" һәм Мурад Аджиның "Полынь половецкого поля" кебек китапларының дәвамы булып тора.

1990 елларда Нурзия Сәлимҗанованың тормыш юлы 2 нче татар гимназиясе белән бәйләнә. Биредәге хезмәт юлын ул башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. Әмма тырыш, таләпчән укытучыны тиз арада күреп алалар, директор урынбасары вазыйфаларын башкарырга тәкъдим ясыйлар. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр булдыра алганча, фидакарьләрчә әлеге хезмәтен башкара. Шул елларны "Мәйдан" журналында һәм аерым китап булып балалар өчен "Авылда кунакта" исемле китабы да басылып чыга.

- Мин балалар белән эшләргә яратам. Үзем таләпчән, бераз усал булсам да, ачулана белмим. Гомумән, мин хәлне кискенләштерергә яратмыйм. Шуңа да ике якны да көйләп, уңай нәтиҗәгә китерә алырдай юл эзләп табам. Гомумән, укытучы булу да, җитәкче булу да җиңел түгел. Педагог үз классы өчен генә җаваплы булса, урынбасар директор белән берлектә мәктәп өчен дә, җавап бирә бит әле. Шуңа да күбрәк эшләргә, барысына да вакыт табарга, җитез булырга кирәк. Шөкер, мин яхшы җитәкчеләр белән эшләдем. Гимназиянең беренче директоры Рифкать Нуруллович Муллин да, аннан соң Дания Шамилевна Йосыпова да, бүгенгесе көндә Фирдүсә Фәнәвисовна Әюпова да ярдәмчел, милли җанлы, яхшы җитәкчеләр.

2 нче гимназиянең мактанырлык уңышлары күп. Укучылары - күп кенә шәһәр һәм республикакүләм бәйгеләрнең җиңүчеләре. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган балалар арасында югары дәрәҗәләргә ирешкән дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, оешма, учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре күп. Белем йортының үз традицияләре бар. Мисал өчен, җомга көннәрендә танылган шәхесләр, язучылар белән очрашулар оештырыла. Аларда Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Рәшит Бәшәр һәм башка бик күп язучылар, хәтта Петербург шәһәреннән танылган җырчы Альберт Асадуллинның да кунакта булганы бар. Ә ел ахырында үтә торган "Йолдызлар парады"нда төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә ирешкән укучыларны котлыйлар һәм бүләклиләр. Гомумән, ел саен 2 нче гимназиядә ул традицияләрне төрләндереп, яңаларын кертә торалар.

- Укытучы һәм гомер буе мәктәптә эшләгән кеше буларак шуны әйтә алам: педагог бик белемле, таләпчән һәм балалар өчен кызыклы булырга тиеш. Дөньядан артта калып, картайдым, олыгайдым дип әйтергә ярамый. Замана сулышын тоеп, балалар кызыксынган әйберләрне күзәтеп яшәгәндә, укучылар да сине һичшиксез яратачаклар, аларга белем бирү дә күпкә җиңелрәк була. Мин гимназиям белән горурланам, аның иң авыр чорларда да татар мәктәбе буларак сакланып калуда, шәһәр мәктәпләре арасында аның рейтингы, дәрәҗәсе югары булуда минем дә өлешем бар дип уйлыйм. Гимназиядә һәрвакыт искиткеч талантлы һәм үз эшләрен яраткан белемле укытучылар эшләде. Балаларым да, танышларымның, дусларымның, туганнарымның балалары да шушы гимназиядә тырышып укыдылар, төпле белем алдылар. Рәхмәт безнең укытучыларга, аларның хезмәтләренә, аларның үз-үзләренә шулай таләпчән булуларына.

Фидакарь хезмәте өчен, Нурзия Сәлимҗанова Татарстан Мәгариф фән министрлыгының грамотасы, Россия Мәгариф фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, югары квалификацион категорияле укытучы һәм оста җитәкче булу белән беррәттән, ул үрнәк әни һәм әби дә. Гөлләр үстерергә, бакчада эшләргә, сәяхәт итәргә ярата. Тормыш иптәше Рафис белән алар ике бала - Ләйлә һәм Марсельне тәрбияләп үстергәннәр һәм алар икесе дә шушы гимназиядә белем алдылар. Бүгенге көндә ике оныкларын - Әмирханны һәм Айлинәне тәрбияләргә ярдәм итәләр. Традиция дәвам итә - Әмирхан быел 2 нче татар гимназиясенең беренче сыйныфына укырга керде.

Нурзия Сәлимҗанованы тагын бер кат күркәм юбилее белән тәбриклибез. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез. Укучыларыгыз да һәрвакыт уңышлары белән сөендереп торсыннар.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев