Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч балалар бакчасы ачыла

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев социаль объектлар төзелешен шәхси контролендә тота. Шушы көннәрдә ул ЗЯБ бистәсендә төзелә торган өчен яңа балалар бакчасы төзелешен карады. Тиздән бу бистәнең 19, 22, 25нче бистәләрдә яңа бакчалар ачыла.

Бакчаларны июль аенда төзеп бетереп, әзерлек документларын 15 августка алырга планлаштыралар.
Өч балалар бакчасы ачылса, 660 бала бакчалы булачак. 36 төркемнең яртысы1,5-3 яшьлек сабыйларны кабул итәчәк. Мәагриф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, шулай итеп ясле балаларының бакча белән тәэмин итлеше 43%тан 65%ка җитәчәк. Балалар бакчаларында эшләр гөрләп бара. Һәр бакчада подряд оешмасы белән бергә бакча мөдире эшли. 25нче мирокрайонда мөдир Наталья Грошева әйтүенчә, ата-аналардан 171 гариза кергән. Коллективта 64 кеше эшләячәк, аларның 20се тәрбиячеләр. 22нче микрорайондагы бакчага 163 гариза кергән. Мәләкәс аръягында бу бакчалар төзелеп беткәч тә, чиратта тагын бер меңнән артык бала калачак. 880 бала өч яшькә кадәр.
19нчы бистәдәге бакча төзелеп беткәч, бу бистәдә тагын 500 балага урын кирәк булачак. “Яңа микрорайоннар үсә. Торак белән бергә социаль объектлар да кирәк. Бездә табигый үсеш. Шәһәрдә халык саны ел саен халык саны 2-2,5 меңгә арта. Бүгенге көндә шәһәрдә 534 мең кеше яши. Ясле яшендәге балаларга урыннар аеруча күп кирәк. Безнең бурыч – киләчәктә дә республика, федераль һәм шәһәр бюджетлары хисабына балалар бакчалары төзү”, - диде Наил Мәһдиев. Аның әйтүенчә, 2021 елда Чаллыда тагын 4 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шулай итеп 2016 елдан башлап шәһәребездә яңа балалар бакчалары саны 19га җитәчәк. Һәр бакчаның бәясе 227-228 миллион сум.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация