Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өченче буын университеты студентлары күргәзмә әзерләделәр

«Мәдәният һәм мәгариф» курсы тәмамлану уңаеннан, Өченче буын университетының студентлары үз эшләреннән күргәзмә әзерләделәр.

Дәресләрдә Россия һәм Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате өйрәнелде, студентлар традицион халык һөнәрләре белән таныштылар. Уку белән беррәттән, үзләре дә рәсем ясарга, декор белән шөгыльләнергә өйрәнделәр. Студентларның кайберләре алдан иҗат күнекмәләренә ия булган, ә кайберләре дәресләрдә өйрәнгәннәр. Нәтиҗәләргә караганда, курста уку студентларга якты вакыйгалар алып килгән. Хәзер алар үзләренең якыннарына һәм танышларына кирәкле бүләкләр әзерли һәм бүләк итә белә.
Күргәзмәгә пенсионер-студентлар Шәһәр Советы депутаты, Пенсионерлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе рәисе Эдуард Фәттаховны чакырдылар. Ул күргәзмәдә катнашучыларны сәламләде, иҗади уңышлар теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Студентлар, үз чиратында, Университетны оештыручыларга һәм педагогларга уку, иҗат итү һәм шатлану мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Киләсе уку елында курста укырга теләүчеләргә гариза бирергә кирәк. Гаризалар 7/20 һәм 32/17 клиент хезмәтләре вахталарында кабул ителә.
Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе телефоны: 7 937 594 06 91

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация