Шəhри Чаллы

Өченче буын университетында яңа уку елы башланды (+фоторепортаж)

Педагогия университетында тантаналы төстә Өченче буын университетында яңа уку елы башланды. Өлкән студентларны котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «Россия пенсионерлары союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча бүлекчәсе идарә рәисе Любовь Мишина килде.

Өченче буын университеты үз ишекләрен ундүртенче тапкыр ача. Әлеге проектны «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе оештырды. Безнең шәһәрдә төрле юнәлешләрдә илебездә беренче булып өлкән яшьтәгеләрне укыта башладылар. Шул вакыт эчендә ун меңнән артык кеше университетта белем алган.
– Сез шәһәрне төзегән хөрмәтле кешеләр, сезнең алда баш иябез. Өченче буын университетында уку яхшы мөмкинлек дип саныйм. Монда актив кешеләргә сәләтләрен ачарга, алга таба үзегез өчен яңа шөгыль табарга була. Әнием дә сезнең кебек, аңа 87 яшь. Шуңа да карамастан хәтере, зиһене бик яхшы: ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, бөтен министрларның исем-фамилияләрен, аларның нәрсә өчен җавап биргәнен яхшы белә, – диде Наил Мәһдиев. – Уку елында уңышлар, ныклы сәламәтлек телим.
Мэр безнең шәһәр электрон түләүләр буенча Татарстан Республикасында беренче урынны алып торуын да әйтеп үтте. «Монда сезнең дә өлешегез зур, чөнки әлеге укулар ярдәмендә күпләрегез дәүләт хезмәтләре порталы белән куллана», диде ул.
Леонид белән Лидия Хлопиннар да әлеге портал серләрен өйрәнү максаты белән килгән.
– Без компьютерда, интернетта бөтенләй эшли белмибез. Шуңа ныклап өйрәнергә килдек. Әлеге университет турында кызыбыз әйтте, ул беренче группа инвалид. Компьютер белән күптән эш итә, сезгә дә өйрәнергә кирәк, ди. Хәзер бит һәркемнең шәхси кабинеты бар, түләүләрне шуннан башкарырга, табибка язылырга була. Чиратта утырганчы, бу бик уңайлы, – ди Лидия Николаевна.
Саҗидә Нигматуллинага компьютерны белү эш өчен кирәк. 63 яше тулса да, ул медицина өлкәсендәге хезмәтен дәвам итә.
–Пациентларның электрон картасы бар. Без аларны учетка куябыз, учеттан төшерәбез. Моны эшләр өчен миңа компьютерны белергә кирәк, – ди ул.
Ирина Изотченко исә университетта күптәннән.
–10 ел элек дизайн белән психологиягә, ике ел элек компьютер белән рәсем ясау бүлекләренә йөрдем. Файдалы әйберләргә өйрәндем: батик белән эш итә беләм, счетчик күрсәткечләрен үзем бирәм, табибка язылам, коммуналь хезмәтләргә дә интернет аша түләргә өйрәндем, – дип уртаклашты ул. – Хәзер туган як тарихын өйрәнергә килдем.
Быел Өченче буын университетында компьютерда, планшетта, смартфонда эшләргә өйрәтәчәкләр, шулай финанс белемнәре, сәламәт яшәү рәвеше, дизайн, бакчачы, туган як тарихы, мәдәният һәм мәгариф, инглиз һәм татар телләре, хокук белем мәктәбе, рәсем сәнгате буенча дәресләр булачак. 2021-2022 уку елында 700дән артык пенсионер укыячак.
Университетта тәҗрибәле укытучылар да, студентлар да укытачак.
Гөлшат Каюмовага 19 яшь, ул 3нче курста, инглиз һәм француз теле факультетында белем ала. Өченче буын кешеләрен ул инглиз теленә өйрәтәчәк.
–Без күп аралашачакбыз, фильмнар, сериаллар, җырлар аша тел өйрәнәчәкбез. Аларны бер гаилә кебек  берләштерергә тырышырмын. Миңа теләп йөрсен, дәресләрдән канәгать калсыннар өчен бар көчемне куярмын, – ди Гөлшат.
Римма Ефремова өченче буын кешеләрен компьютер серләренә төшендерә. Аның курсларына язылырга теләүчеләрнең саны аеруча күп.
– Монда икенче ел эшлим. Кайберәүләр килгәндә хәтта компьютерны кабыза да белмиләр. Пенсионерлар бик җаваплы, максатчан, кызыксынучан, тәртипле. Элек бу эшләргә балаларыннан ярдәм сорасалар, курсладан соң күп нәрсәләрне үзләре башкаралар. Нәтиҗәсен күргәч, үзем дә сөенәм.
Өлкән буын кешеләре курсларга Пенсия фонды идарәсенә килеп языла ала. Уку бушлай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: