Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Очышлар чикләнә

"Бигеш" аэропорты көзге-кышкы сезонга самолетларның хәрәкәт расписаниесен төзеде. Аның буенча 26 октябрьдән 28 мартка кадәр кайбер рейслар, шул исәптән, халыкара һава линияләре буенча рейслар туктатыла. Екатеринбург, Новый Уренгой, Сочига очучы "Ак Барс Аэро", Анапага очучы "ИЖАВИА" авиакомпанияләре самолетлары пассажирлар ташуны вакытлыча туктата. Кышкы чорда Мәскәүгә ("Шереметьево", "Домодедово" һәм "Внуково" аэропортларына),...

"Бигеш" аэропорты көзге-кышкы сезонга самолетларның хәрәкәт расписаниесен төзеде.

Аның буенча 26 октябрьдән 28 мартка кадәр кайбер рейслар, шул исәптән, халыкара һава линияләре буенча рейслар туктатыла.

Екатеринбург, Новый Уренгой, Сочига очучы "Ак Барс Аэро", Анапага очучы "ИЖАВИА" авиакомпанияләре самолетлары пассажирлар ташуны вакытлыча туктата.

Кышкы чорда Мәскәүгә ("Шереметьево", "Домодедово" һәм "Внуково" аэропортларына), Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Симферопольгә рейслар саклана. Халыкара авиалинияләргә килгәндә, Дүшәнбе, Анталия, Ираклионга рейслар расписаниедән алынган. Баку һәм Стамбулга самолетлар элеккечә үк очачак, ә Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәренә рейслар саны арттырыла. Хургадага исә рейслар ачыла. Расписаниедә үзгәрешләр булуы да ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев