Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОДН: урыны үзгәрә, түләү әлегә үзгәрми

Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә, кулларына карандаш белән дәфтәр алып, янә математика фәнен искә төшерергә туры киләчәк. Россия Федерациясе Торак кодексындагы яңа нормативлар 2017 елның 1гыйнварыннан гамәлгә керде, чөнки.

Татарстан хөкүмәте йортында 7 февральдә булган брифингта шушы тема күтәрелде. Күпкатлы йортта гомүмйорт ихтыяҗларына (ОДН) тотылган салкын су, җылы су, электр энергиясе, шулай ук подвалга җир астыннан саркып чыккан суларны корыту эшләре өчен түләү алына. Күпкатлы йортта яшәүчеләр моңа кадәр гомүмйорт ихтыяҗлары ягъни чыгымнары өчен түләүләрне хисап кәгазенендә "коммуналь хезмәтләр" графасында башкардылар. Хәзер әлеге түләүләр "торакны карау" (содержание жилого помещения) графасына күчерелде.

- Гомумйорт чыгымнары өчен түләү бәяләре республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән тариф нормаларыннан артып китәргә тиеш түгел,- дип искәртте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов әйткәнчә, хисап фактурасында графа үзгәрсә дә, түләү үзгәмәячәк.
- Без хәзергә 2016 елда кабул ителгән тарифлар нигезендә түлибез. Яңа тарифлар әле быелның 1 июлендә генә кабул ителәчәк,- диде Сергей Крайнов һәм аңлатмалар бирүен дәвам итте:-Гомумйорт ихтыяҗларына тотылган энергия чыганаклары нормалардан артып китсә, артып киткән өлеш күпкатлы йортта яшәүчеләргә бүленергә тиеш түгел.

- Күпкатлы йортта подъезд идәннәрен, тәрәзәләрен юууга су нормалары билгеләнә. Җәйге айларда агачларга һәм чирәмлеккә сиптерелүче су да шушы нормаларда исәпкә алынган,-диде Алексей Фролов.

Җыйнап беренчел йомгак ясасак, коммуналь түләүләр, шул исәптән, гомүмйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр быелның 1 июленә республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан яңа тарифлар кабул ителгәнчегә кадәр үзгәрешсез кала. Ләкин, ОДН мәсьәләсе чишелде, дип, тынычланырга иртә әле.

- Казанда күпкатлы йортлар хисаплагыч приборлар белән җиһазландырылган. Әгәр күпкатлы йортта гомүмйорт ихтыяҗларын хисаплаучы прибор булмаса, анда яшәүчеләр гомүм чыгымнарны нормативлар буенча түләячәкләр. Кайбер фатирларда бер кеше күрсәтелсә дә, унлаган гастарбайтер яши. Шуннан күпме ОДН җыела. Торак милекчеләре мондый тискәре мисалларны вакытында хәбәр итсеннәр иде,- диде шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
- Торакка хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре өч айга бер мәртәбә фатирларга кереп, хисаплагыч приборларны тикшерергә хокуклы. Хисаплагыч приборларның күрсәткечләрен механик юл белән үзгәрткән кешеләргә зур күләмдә штраф салына, - дип кисәтте Сергей Крайнов.

Алексей Фролов та торак милекчеләрен күпкатлы йортларның беренче катларына яки подвалларына урнашкан кафе, чәчтарашханә кебек кече предприятиеләрне контрольдә тотарга чакырды. "Күпкатлы йортта ОДН түләүләре бурычлары тупланса да, идарәче компанияләрнең әлеге йортка хезмәт күрсәтүне киметергә яки туктатырга хокуклары юк",- диде Алексей Фролов.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X