Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде. Россия спорт министры Татарстан спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашыр дип көтелә. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X