Олимпиададан ким булмаячак
Владимир Путин Паралимпия уеннарыннан читләштерелгән Русия җыелма командасы өчен махсус ярышлар булдырылачак. Бу турыда президент үзе Җәйге Уеннардан җиңү яулап кайткан спортчылар белән очрашу вакытында белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русиянең үз "Паралимпиадасын"да җиңүчеләр өчен бүләкләр Риодагы Уеннардан һич ким булмаячак. Путин сүзләренчә, халыкара спорт оешмаларының Русия паралимпиячеләрен Уеннарга кертмәү артында...
Владимир Путин Паралимпия уеннарыннан читләштерелгән Русия җыелма командасы өчен махсус ярышлар булдырылачак. Бу турыда президент үзе Җәйге Уеннардан җиңү яулап кайткан спортчылар белән очрашу вакытында белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русиянең үз "Паралимпиадасын"да җиңүчеләр өчен бүләкләр Риодагы Уеннардан һич ким булмаячак.
Путин сүзләренчә, халыкара спорт оешмаларының Русия паралимпиячеләрен Уеннарга кертмәү артында сәясәт ята.
7 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпиада уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж суды(СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы. Паралимпия уеннары Бразилиядә 7-18 сентябрьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев