Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олы йөрәкле шәхес

“Әллә каян күренеп тора, солдатта булган”, – диләр. Чаллы һәм Тукай районы дәүләт ветерина-рия берләшмәсендә эшләүче Рафис Бикмөхәмә-товның армиядә булганлыгы әллә каян күренеп тора.

Ул пөхтә, тырыш, җаваплы... Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булыша. Рафис – Иске Абдул ве-теринария пункты мөдире.

Аның Гатуф абыйсы: “Без биш бала үстек әнкәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта...”, – дип бик еш җырлаган. Гөлмәрьям белән Нуримөхәммәт Бик-мөхәмәтовлар гаиләсендә биш малай үсә. Рафис төпчек бала. Абыйлары мәктәпне тәмамлагач, бер-бер артлы югары белем алырга дип, авылдан чы-гып киткәннәр. Йорт эшләрен башкару, мал-туар-ны карау төпчек балага калган. Хәер, ул беркайчан да иркәләнеп, әнисе кочагында утырмаган. Һәрва-кыт йорт эшләрен тырышып башкарган, хезмәт бе-лән тәрбияләнеп үскән.

Рафиста табигатькә, тереклек дөньясына карата үзгә бер мәхәббәт булган күрәсең, шуңа да ул урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт вете-ринария институтына укырга кергән. Биредә 5 ел укыгач, Төркмәнстанга армиягә китә, инженерлык войскасына эләгә һәм водолаз-төзүче булып хәрби бурычын үти. Егетләр Амударья-Сырдарья аша кү-пер төзүдә катнашалар. Рафис абый төзелеш бар-ганда җил-давыл чыгып, техниканы мизгел эчендә ком күмеп китүен гаҗәпләнеп сөйләде. “Техника-ны комнан чыгарырга безне кертмәделәр, чөнки бу кеше тормышы өчен куркыныч иде”, – ди ул. Армиядә дә сынатмый егет, туган ягына, әти-әни-сенә ул хезмәт иткән хәрби частьтән гел рәхмәт хатлары килеп тора. Әтисе Нуримөхәммәт абый да икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән бу-ла, Рафис та гаиләсенең йөзенә кызыллык китер-ми. Соңрак шунысы мәгълүм була: Рафисның хаты-ны Гүзәлиянең әтисе Вәкил дә, шул ук частьтә хез-мәт иткән.

Рафис Бикмөхәмәтов армиядән кайткач та, ве-теринария табибы булып эшли. Бергә үскән, бер мәктәптә укыган Гүзәлия белән гаилә кора. Хаты-ны башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Гаилә-ләре күпләргә үрнәк була. Ике бала: Илгиз белән Ләйсән тәрбияләп үстерәләр. Сигезенче сыйныф-тан соң, балаларын Чаллыда укыталар. Илгиз 24нче мәктәпне, Ләйсән Гали Акыш исемендәге лицейда урта мәктәпне тәмамлый. “Балаларны һәр көнне мәктәпкә Рафис йөртте. Эшеннән дә, тормышыннан да беркайчан да зарланмый ул. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә ашыга”, – ди ту-ганы турында җиңгәсе Люция ханым. Аның фике-рен авылдашлары Нурания Хәйбуллина да җөплә-де. “Бервакыт сыерыбыз бозаулый алмый интекте. Төнге сәгать 2 иде. Рафиска шалтыраттык. 5 минут эчендә килеп җитеп, безгә булышты. Кайчан мөрә-җәгать итсәң дә, авырсынмыйча килеп җитә, Алла-һының рәхмәте яусын”, – диде ул.

“Рафис абый артык тырыш, кирәгеннән тыш җаваплы кеше. Ал дими, ял дими кешеләргә булы-шырга ашкынып тора. Аның балаларны яратуы, ту-ганнарны хөрмәт итеп, барыбыз өчен дә борчы-лып яшәве дә хөрмәткә лаек. Берүк исән-сау бул-сын”, – ди аның турында туганы Лилия Хәйрулли-на.

Язмам герое үзенең карамагындагы авыллар-дагы хуҗалыклардагы мал-туарны даими күзәтеп тора: анализлар ала, авыруларга каршы профилак-тика максатыннан прививкалар ясый. Киңәшләрен бирә. Шуңа да эшендә ул алдынгылар сафында. Хезмәтен республика һәм Тукай районы җитәкче-ләре югары бәяли. ТР авыл хуҗалыгы министрлы-гы һәм Тукай районы хакимияте башлыгының күп санлы Мактау грамотлары, рәхмәт хатлары моның ачык дәлиле.

Шунысын да әйтергә кирәк, Рафис әфәнденең гаиләсе дә күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Гүзә-лия белән корган гаиләдә ике бала тәрбияләп үс-терделәр. Рафис әфәндене, эшендә генә түгел, гаи-ләсендә дә яраталар, хөрмәт итәләр. “Ул беркай-чан да вакытым юк дип тормады. Йокламаса йок-ламады эш сәгате башланганчы мине кирәк җиргә илтеп куйды. Йорт-җиребез һәрвакыт тәртиптә булды. Өйгә азык-төлекне дә, башка кирәк-яракны да Чаллыдан алып кайтты. Эш урыны Чаллыда бул-гач, тормышыбыз, Аллаһка шөкер, җайлы гына барды. Балаларыбызны да шәһәр мәктәпләренә йөртеп, укытты. Аллаһының рәхмәте яусын, мин гаиләдә иркә һәм хөрмәтле хатын булып яшим”, – ди үзен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә ба-гышлаган Гүзәлия ханым.

“Безнең әти кебек кешене көндез чыра янды-рып эзләсәң дә, табып булмый. Ул игътибарлы, шәфкатьле, аның таләпчәнлеге дә, мактавы да урынлы. Без әтиебез белән горурланабыз, аңар-дан үрнәк алып, аның кебек булырга тырышабыз”, – ди Ләйсән.

Шөкер, бүгенге көнгә кадәр балалар әти-әнисе-нең йөзенә кызыллык китермәгәннәр. Икесе дә Казан химия-технология институтын тәмамлады-лар. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр бит. Илгиз дә, Ләйсән дә бик тырышлар. Үз максатла-рына ирешә торганнар. Илгиз әти-әнисенә әби-ба-бай шатлыгы да бүләк иткән. Хатыны белән Дилә-рә һәм Адел исемле балалар үстерәләр.

Ир кеше үз гомерендә йорт төзергә, малай үс-терергә һәм агач утыртырга тиеш дигән әйтем бар. Язмам герое Рафис Бикмөхәмәтов боларның ба-рысын да җиренә җиткереп, яратып башкара. Ул кешеләргә үрнәк булып яшәү белән тормышта як-ты эзләр калдырган, олы йөрәкле шәхес.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев