Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җомга намазына килеп ботинкасын урлаткан кеше Аллага шөкер дияргә тиешме?

Рамил Юныс белән әнгәмә

- Ра­мил хәз­рәт, җом­га­га кил­гән ке­ше­нең өр-яңа бо­тин­ка­сын ур­ла­ган­нар, ди (мә­чет­тә ан­дый хәл­ләр дә бу­лыр­га мөм­кин). Бу ке­ше Ал­ла­һы Тә­га­лә куш­кан­ча, әл­хәм­де­лил­ла­һи, Ал­ла­га шө­кер, ди­яр­гә ти­еш­ме? Ник бу ка­рак аның бо­тин­ка­сын ур­ла­ган соң?

– Ке­ше­нең әй­бе­ре­нә кул ти­де­рү – зур гө­наһ. Мо­ны има­ны зә­гыйфь бул­ган яки бө­тен­ләй Ал­ла­һы Тә­га­лә­гә ышан­ма­ган, мә­чет­кә ма­лын арт­ты­ру ни­я­те бе­лән кер­гән ке­ше ге­нә эш­ли ала. Без­гә бо­лар ха­кын­да вә­газь сөй­ләү ки­рәк. Әгәр дә ке­ше мә­чет­кә ке­реп аяк ки­е­мен ур­лый икән, ул баш­ка җир­дән ни ге­нә ур­ла­мас?! Ди­мәк, бу ке­ше­дә тәр­бия, дин ди­гән тө­шен­чә бик зә­гыйфь. Һәр нәр­сә­нең ике ягы бар. Ни өчен Ал­ла­һы Тә­га­лә бу ке­ше­нең бо­тин­ка­сын ур­лар­га рөх­сәт бир­де икән? Мо­ның ту­рын­да без уй­ла­ныр­га ти­еш. Ур­ла­ган ке­ше­не ге­нә яман­лап, үзе­без­не шел­тә­лә­мә­сәк, бу дө­рес бул­мый. “Сәҗ­дә” сү­рә­се­нең 21нче ая­тен­дә Ал­ла­һы Тә­га­лә: “Олы га­зап­лар­дан ал­да­рак сез­гә баш­та җи­ңел га­зап­лар би­рәм, шәт, сез ту­ры юл­га кай­тыр­сыз дип”, – ди. Бо­тин­ка­ны югал­ту – авыр­лык, бу Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең сез­гә бер шел­тә­се, ди­мәк, сез­нең ха­та­гыз бар. Ма­лы­гыз та­ра­фын­нан би­рел­мә­гән сә­да­ка­гыз, зә­кя­те­гез бу­лыр­га мөм­кин. Бу – кеч­ке­нә шел­тә. Икен­че бер аять­тә Ал­ла­һы Тә­га­лә әй­тә: “Сез­гә кил­гән авыр­лык­лар­ның сә­бә­бе – ку­лы­гыз бе­лән кыл­ган гө­на­һы­гыз­га кү­рә”. Югалт­са­гыз, кур­кы­ныч кил­сә, авы­рып кит­сәң, иң бе­рен­че шу­шы до­га­ны кы­лыр­га ки­рәк: “Ин­нәә лил­лә­һи вә ин­нәә иләй­һи ра­а­җи­гун”. Шул ча­гын­да мәсь­ә­лә­гез чи­ше­лер. Мө­сел­ман ке­ше­се “Хәс­бун Ал­ла­һу вә нигъ­мәл вә­кил” дип тә до­га кы­лыр­га ти­еш. “Йа, Раб­бым, гө­наһ­ла­рым­ны га­фу кыл, югалт­кан мал­ны ия­се­нә кай­та­рыр­га яр­дәм ит”, – дип со­ра­гыз. Шу­шы ка­гый­дә­ләр­не үтә­сә­гез, ин­шал­ла, ба­ры­сы да уңай­лы бу­лыр. Әгәр дә ма­лың­ны та­ба ал­ма­саң, мон­да ин­де тә­ү­бә итеп, үзең­нең га­мә­ле­ңә нә­ти­җә дә ясар­га ки­рәк.

– Авыл мә­чет­лә­ре­нең сә­да­ка тарт­ма­сын­нан ак­ча ур­лау оч­рак­ла­ры бул­ды. Бәл­ки ан­да­гы мул­ла үзе дә чис­та кул­лы тү­гел­дер?

– Ка­зан ти­рә­сен­дә­ге авыл­да был­тыр гы­на бер хәл бул­ды. Бер ба­ла мә­чет­нең сә­да­ка тарт­ма­сы­ның йо­за­гын бик ма­тур гы­на ачып, ак­ча­сын алып, ябып куя тор­ган бу­ла. Бу хәл­не имам бе­лә. Ниш­ләр­гә икән дип уй­лый да, сә­да­ка тарт­ма­сы яны­на ви­де­о­ка­ме­ра куя. Со­ңын­нан яз­ма­ны ба­ла­га, әти-әни­се­нә күр­сә­тә. Әти-әни­се бик нык га­фу үтен­гән, ба­ла­ны тир­гә­гән. Шун­нан соң бу ба­ла мә­чет сә­да­ка­сы­на ти­мәс бул­ган.

– Бу ка­рак­лар­ны аң­лар­га те­ләп сөй­лә­шү бу­лыр­га ти­еш­ме? Ник ур­ла­ган­нар? Бәл­ки алар­га яр­дәм ки­рәк­тер?..

– Зур ги­пер­мар­кет­та сак­чы бу­лып эш­лә­гән бер аб­зый бе­лән сөй­лә­шер­гә ту­ры кил­де. “Би­ре­дә күп төр­ле ка­рак­лар йө­ри, – ди­де ул. – Бер­се­нең ак­ча­сы җит­ми, әм­ма аңа кыйм­мәт­ле әй­бер ки­рәк: хә­мер, си­га­рет, кон­фет, ко­фе. Ул ач тү­гел. Ул ур­лар­га кер­гән. Шун­дый ка­рак­лар бар: бө­тен бар­мак­ла­рын­да ал­тын, кыйм­мәт­ле тун ки­гән. Әм­ма шул кый­бат­лы тун­ның ка­пю­шо­ны­на кыйм­мәт­ле әй­бер са­лып чы­га. Ни өчен ур­лый? Чөн­ки авы­ру. Тор­мы­шы­на ад­ре­на­лин җит­ми. Ур­лап чык­кач, бер ат­на рә­хәт­лә­неп ял итә”. Пен­си­о­нер­ның әз бул­са да ри­зы­гы бар, ул ур­лар­га кер­ми. Яшь­ләр­нең эш­лә­сә эш­лә­ре бар, ба­зар­да кар­быз гы­на та­шып та көн­гә 200-300 сум эш­ләр­гә бу­ла. Ки­бет­кә исе­рек яки нар­ко­ман ке­рә. Ка­рак­лык­ны сә­ү­дә­гә са­нау­чы­лар бар, мо­ның гө­наһ икән­ле­ген аң­ла­тыр­га ти­еш­без.

– Ка­рак авы­ру­ны те­рел­теп бул­мый­мы?

– Аңа пси­хо­лог­лар ки­рәк. Яки дин әһел­лә­ре. Ул бит пси­хо­лог кар­шы­на ки­леп: “Мин ка­рак”, – дип әй­тә ал­мый. Кур­ка. Аның йө­зен ис­тә ка­дыр­са­лар? Те­ре­леп чык­ма­са? Та­гын ба­рыр­га ту­ры кил­сә, аны бит ин­де хә­зер бе­лә­ләр. Шу­ңа кү­рә алар дә­ва­ла­ныр­га кил­ми.

– Мө­сел­ман ил­лә­рен­дә мә­чет­тән әй­бер ур­лау оч­рак­ла­ры бар­мы?

– Хаҗ кыл­ган­да да: “Сум­ка­ла­ры­гыз­ны игъ­ти­бар бе­лән то­ты­гыз, ки­сеп алып ки­тү оч­рак­ла­ры бар”, – дип гел ки­сә­теп то­ра­лар. Шул ук мил­ли­он ке­ше ара­сын­да мө­сел­ман исе­ме ас­тын­да йөр­гән ке­ше­нең ни­я­тен бер­кем дә бел­ми. Хаҗ­га дип ки­лә, әм­ма ни­я­те – шун­да­гы бай­лар­ның сум­ка­ла­рын ки­сү. Ал­ла­дан җә­яү кач­кан ке­ше кай­да да бар. Мәк­кә­дә дә, Мә­ди­нә­дә дә, бө­тен җир­дә. Ан­да да мон­дый оч­рак­лар бар. Шун­да сум­ка­ла­ры ки­се­леп, мал­ла­ры ур­лан­ган ке­ше­ләр­не үз күз­лә­рем бе­лән күр­гә­нем бар. Әм­ма әле­ге оч­рак­лар ан­да бик әз. Мәк­кә бе­лән Мә­ди­нә­дә бө­тен җир­дә ка­ме­ра­лар то­ра. То­та­лар икән, ка­рак­лар­га ан­да җә­за бик кы­рыс.

– Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) за­ма­нын­да ка­рак­лар бул­ган­мы?

– Бул­ган. Әй­тик, Мәгъ­зү­мия исем­ле ха­тын-кыз ка­рак­лык кыл­ган. Тот­кан­нар. Шә­ри­гать ка­ну­ны бу­ен­ча ка­рак­ның уң ку­лын ки­сә­ләр. Мәгъ­зү­мия бик бай ха­тын бул­ган. Әм­ма бай да бул­ган, ур­ла­мый­ча да то­ра ал­ма­ган. Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) аңа хө­кем чы­га­рыр­га ти­еш бул­ган. Мәгъ­зү­ми­я­нең ту­ган­на­ры, ара­даш­чы бу­ла­рак, Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) тәр­би­я­сен­дә үс­кән Зә­ет­кә чык­кан: “Зә­ет, сөй­ләш әле Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) бе­лән, бо­лай бул­мый бит. Мәгъ­зү­мия бик юга­ры дә­рә­җә­дә­ге ха­тын, аның ку­лын ки­сәр­гә яра­мый. Ни­чек тә мо­ны бул­дыр­мый­ча ка­лыр­га иде”, – ди­гән­нәр. Зә­ет: “Йә Рә­сү­лул­лаһ, шун­дый-шун­дый ха­тын ур­лап то­тыл­ган, аңа бер җи­ңе­ләй­тү бул­мас ми­кән?” – ди­гәч, Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) ачу­лан­ган: “Син Ал­ла­һы Тә­га­лә хө­ке­ме­нә шә­фә­гать со­рый­сың­мы?” Ха­лык­ка чы­гып: “Әгәр дә кы­зым Фа­тый­ма ур­ла­са, аның да ку­лын ки­сәм”, – ди­гән. Нә­ти­җә­дә, Мәгъ­зү­ми­я­нең ку­лын чап­кан­нар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев