Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онытылмаслык очрашу

Тукай районы Иске Абдул авылында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова һәм "Бәйрәм" ансамбле концерты була дигәч, дусларым белән шул якка юл тоттым. Хәния Фәрхи концертларының илебезнең зур шәһәрләрендә һәрвакыт тулы залларда үткәнен белә идем. Авыл халкының да аны яратып тыңлавына инандым. "Бәйрәм" ансамбленең Иске Абдулга килүенең сере шунда: төркемнең алып...

Тукай районы Иске Абдул авылында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова һәм "Бәйрәм" ансамбле концерты була дигәч, дусларым белән шул якка юл тоттым. Хәния Фәрхи концертларының илебезнең зур шәһәрләрендә һәрвакыт тулы залларда үткәнен белә идем. Авыл халкының да аны яратып тыңлавына инандым. "Бәйрәм" ансамбленең Иске Абдулга килүенең сере шунда: төркемнең алып баручысы һәм җырчысы Рузил Гыйльфанов шул авылдан. Ул авылдашларына хөрмәт йөзеннән, Хәния Фәрхине туган ягына алып кайткан.

Иске Абдуллылар "Бәйрәм"нең алыштыргысыз хуҗабикәсе Хәния Фәрхинең һәр чыгышын алкышларга күмделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу авыл халкы ихласлыгы һәм киң күңелле булуы белән сокландырды. Авылдашлары Рузил Гыйльфановны да көчле алкышларга күмделәр, кечкенә дә, төш кенә булган якташлары белән горурлануларын белдерделәр. Казан театр училищесын тәмамлаган Фидаил Вәлиуллин, Ленар Насыйров һәм Рузил Гыйльфановны үз төркеменә алып, аларга һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен Хәния Фәрхигә рәхмәт әйттеләр.

Хәния ханым, үз чиратында, талантлы, тәртипле егет үстергәннәре өчен Рузилнең әти-әнисенә, җыр-моң яратучы авыл халкына, мәдәният йортын тәртиптә тотучыларга рәхмәт белдерде. "Биредә чын җитәкче эшләгәне күренеп тора. Шәҗәрә бәйрәмнәре, төрле чаралар үткәрәсез икән. Икенче катта экспонатларга бай "Дан музее" эшли. Афәрин", - диде ул.

Хәния ханым тамашачыларга репертуарындагы иң матур җырларын бүләк итте. Программада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җырлар, туган як һәм мәхәббәт турындагылары да бар иде. Яраткан җырчыбыз мәшһүр композитор Сара Садыйкова язган җырны да зур осталык белән башкарды. Аларның барысын да тамашачылар җылы кабул итте. Залдагы тамашачы Рәйханә Галиева үзенең рәхмәт хисләрен Хәния репертуарындагы 29 җыр исеменнән генә торган матур шигырь аша белдерде.

Концерттан ике як та канәгать калды. Хәния Фәрхи "Саубуллашу" җыры белән, яңа очрашуларга өмет итеп, концертны тәмамлады һәм Башкортостан, Мәскәү, Себер якларына юл тотты. Аның гастрольләр графигы яңа елга кадәр төзелгән.

Шунысы сөенечле: Иске Абдулда газетабызның укучылары да яши икән. "Без "Шәһри Чаллы"ны өебезгә алдырабыз. Яраткан газетабыз аша моңга, дәртле җыр-биюгә бай булган онытылмаслык кичә бүләк иткәне өчен Хәния ханымга рәхмәтебезне җиткерегез әле. Зур шәһәрләрдә чыгыш ясаган Хәния Фәрхинең безнең авылга да килүе бәйрәм. Башка җырчылар да аңардан үрнәк алып, үзләренең кайдан чыкканнарын белеп, авыл халкына да мәдәният хезмәте күрсәтсеннәр иде. Авылда яшәүчеләрнең дә яраткан артистларын күрәсе килә бит", - диде Нурания Хәбибуллина.

Хак сүзләр. Җырчылар үзләренә илһам биргән һәм тамашачылар тәрбияләгән авылларны да онытмасыннар иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X