Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онытырга хакыбыз юк

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 76 ел. Илебез өчен ул зур сынау булган. Күп еллар үтсә дә, Җиңү көне сугыш ветераннарының күңеленнән һич китми.

Кызганыч, ветераннарның саны елдан ел кими бара. Хәзер инде шәһәребездә сугышта катнашкан, кан-үлем белән күзгә-күз очрашкан, Җиңү таңын каршылаган 47 ветеран яши. Шуларның берсе Үзәк районда торучы 

Вафирә Вәлитова. Ул кызы Гөлфирә һәм кияве Илгиз тәрбиясендә гомер итә. 

Вафирә әбигә үзенең 95 яшен биреп булмый. Аның хәтеренә, зиһененә таң каласың: ул бөтен исемнәрне, даталарны, сугыш вакытында булган вакыйгаларның барысын да түкми-чәчми сөйли. 

Вафирә Вәлитова үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән, берничә тапкыр үлемнән калган. Барысына да түзгән ул, сынмаган, сыгылмаган. 

 

Финляндиядән Ленинградка

 

Вафирә Сәләхетдиновна тумышы белән Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан. 1939 елда аларның гаиләсен вербовка буенча Финляндиягә җибәрәләр. Бу вакытта аңа 13 яшь була. 

- Авылдан 7 гаилә киттек, - ди ул. – Безне финнардан калган йортларга урнаштырдылар. Әти-әниләр колхозда эшләделәр, икмәк, бәрәңге җыйдылар. Без, балалар, урманнан гөмбә, җиләкләр җыеп йөрдек. 

Шулай матур гына яшәп ятканда, сугыш башлана һәм аларны Ленинградка җибәрәләр. 

- Тиз генә җыенырга куштылар безгә. Кичке ашка дип утырган гына идек, бомбить итәргә тотындылар. Без станциягә таба чаптык. Озак кына көтеп торгач, товарный поезд килеп туктады да шуңа утырдык. Безнең яндагы ике вагонга снаряд төште, - дип искә ала Вафирә Сәләхетдиновна. – Бу вагоннар янарга тотынды, аларны өзеп кенә калдырдылар да без кузгалдык. 

 

 

«Үлүен үләрбез дә, туйганчы ипи ашап үләсе иде бит»

 

Гаилә Ленинград өлкәсенең Всеволжск районында бер буш йортта яши башлый. 

- Ачлык тотынды, талон буенча 125 грамм ипи бирәләр иде. Аны алыр өчен иртәнге сәгать 4тә торып китә идем, - ди Вафирә апа. – Ашарга юк, халык чиратта торганда да, урамда барганда да үлә. Мәетләрне җыеп өлгерә алмыйлар. 

Әтисен сугышка алмаганнар, яше буенча ярамады, ул гаиләне ничек тә булса ашатырга тырышты. Бервакыт күрше абый белән урманга утынга барганда, үле атка тап булалар. 

- Бу ат безгә байтакка җитте әле, аннан соң аның тиреләрен дә кырып ашадык, - дип сөйли Вафирә ханым. – Бу итләр беткәч, әтиебез гәрчич табып алып кайтты. Шуны салып әни аш пешерә иде, аның бәрәңгесе дә, токмачы да юк, шул коры гәрчич инде. Ипи ашарга тилмердек шул чакта. 

Аннан соң әтиләренең хәле авырайды. 1942 елның январендә ул үлеп китте, аңа 55 яшь иде. 

«Әти үлгәч, әниебез дә начарланды, - дип исенә төшерә Вафирә Вәлитова. - Мин сорый идем әнидән: «Әни, кайчан үләбез инде?» «И-и, кызым, үлүен үләрбез дә, туйганчы ипи ашап үләсе иде бит», - диде. 

Бер айдан соң 45 яшендә әниләре да үлә. Шулай итеп, 3 бала ятим кала. Вафирә ханым арада иң олысы. Аннан соң аларны Ленинградтан Ладога күле аша – данлыклы «Яшәү юлы»ннан алып чыгалар. Аннан чыкканда да безнең героебыз чак кына үлемнән кала: аның күз алдында алда баручы машина боз астына китә. 

- Әле һаман да колак төбендә бер кечкенә кызның «мама, мама» дип кычкырганы яңгырый, - ди Вафирә ханым.  

Алар исән-сау гына чыгып җитеп, ач үлемнән котылалар.  

 

«Сез мөселманнар икән бит»

 

Ленинградтан Краснодар якларына китәләр.

- Поездда барганда безне бик яхшы ашаттылар. Кило ярым күмәч бирделәр, ашап кына булмый бит, эчәгеләр ябышкан, - дип сөйли Вафирә апа. – Ашап үлүчеләр дә булды. Безгә әз-әзләп ашарга киңәш бирделәр.

Поездда аның 8 яшьлек Габдулла исемле энесе улеп китә. Вафирә апа Сабира исемле сеңлесе белән икәү генә кала. Алар Краснодар якларына исән-сау гына барып җиткәч, рус авылына урнашалар, эшли башлыйлар.

Тик бу тынычлык озакка бармый. Немецлар бу авылга да килеп җитәләр. Дошман оккупациясе 8 ай дәвам итә. 

- Бер көнне безнең өйгә 40 яшьләр тирәсендәге бер немец солдаты килеп керде. Ул рус телендә бездән «пожалуйста, өченче өйгә, кухняга булышырга керегез» дип сорады. Безнең белән торган ике хатынның берсеннән: «Газизә апа, без дә барабызмы?» дип татарча әйтеп җибәрдем бит. Бу солдат карады да «Сез мөселманнар икән бит» диде дә безнең белән татарча сөйләшә башлады, - дип сөйли Вафирә ханым. -  Ул безнең янга утырып, монда ничек эләгүебезне, кайдан килгәнебезне сорашты. Тик үзе турында бер сүз дә әйтмәде. Мин аны әсир яисә безнең разведчик булгандыр дип уйлыйм. 

  Шул көннән алып немецларның ике повары аларны үз канаты астына ала. 

- Без туйганчы ашый идек, - ди Вафирә ханым. – Сарык ите дисеңме, сыер итеме, ашлар да кертәләр иде безгә. Әле алар сеңелем белән мине исерек фашистлардан да коткардылар. Тегеләр безне крым татарлары дип атып үтермәкчеләр иде, шушы солдат кына коткарып калды. 

Куркусыз Вафирә

 

Вафирә ханым үзе дә бик кыю булган, бернәрсәдән дә курыкмаган. Үлем белән кара-каршы очрашкан чаклары да күп булган аның, урманга барганда юлына бүреләр чыккан, тирән коега да төшкән.  

- Мин ул коега ике тапкыр төштем, малайлар куркуларыннан качып киттеләр, ә мин чиләкләрем артыннан төштем, курыкмадым, - дип искә ала ул. – Бервакыт су алганда, чиләкләрем төшеп китте, ул вакытта артык чиләкләр юк бит. Немецлар бау белән төшерделәр, чиләкләрне бәйләдем дә ишетмиләр тегеләр, бик тирән бит, бауны селкетәм. Менеп китте чиләкләр. Сабира сеңлем кое тебендә елап басып тора, кире менгермиләр алар сине дип. Алланың рәхмәте, алып менделәр бит немецлар, калдырмадылар коеда. 

 

1944 елда Вафирә апаны һәм алар белән бергә булган барлык мөселманнарны татар авылына күчерәләр. Алар колхозда эшли башлыйлар: кукуруз сындыралар, көнбагышларны сукканда комбайнга салып торалар.  

 

- Мин анда бер әбидә тордым, ул бик яхшы иде, мине үз кызы итеп якын күрде, - ди Вафирә Сәләхетдиновна. – Аның Якуб исемле малае армиядән кайтырга тиеш иде, мине шуңа димләмәкче булдылар болар. Моны ишетү белән, туган ягыма кайту ягын карадым. 

 

Туган авыл 

 

1945 елның мартында Вафирә апа сеңлесе белән авылына кайтып җиттеләр. Әкренләп кенә тормышлары да җайланды, эшли башладылар. 

Сугыштан соң, 1947 елда Вафирә Вәлитова Мәскәү якларына торф чыгарырга китте. 

1948 елда да барырга исәбе бар иде, тик авыл советы председателе Ярхәм Вәлитов аңа белешмә бирмәде, чөнки матур, эшчән кызга аның күзе төшкән була. Үзе ул 7 ел сугышта булып исән-имин туган ягына кайтып җиткән. 

- Качып та карадым, күрше авылга китәргә дип барган идем, юлыма бүре очрады, кире кайттым, - дип көлә Вафирә Сәләхетдиновна.

Язмыштан узмыш юк, диләр.  Ярхәмгә кияүгә чыгып, 58 ел буе матур парлар булып гомер кичерделәр. Бергәләп 8 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Вафирә ханымның 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар. 

- Ярхәм бик яхшы кеше иде, авыр сүз әйтмәде, мине һәм балаларны яратып, хөрмәт итеп яшәде, - ди Вафирә Сәләхетдиновна. – Бик тырыш иде, малларны күпләп асрадык, 82 яшькә хәтле сыер да саудым әле мин. 

Ярхәм абый 88 яшендә үлгән. Шуннан соң Вафирә ханым Яшел Үзәндә торды, инде 8 ел Чаллыда яши. 

Вафирә апаның 90-яшьлек Сабира сеңлесе кышын улы янында Алабугада, җәен туган авылы Акъегеттә яши. Бергә алар бик күп авырлыклар кичерделәр. Бүгенге көндә дә бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар. 

«Безнең нәселебез озын гомерле, моның әллә нинди сере юк. Кешеләргә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга, авырлыклардан курыкмаска кирәк. Хезмәт яратырга, тырышып эшләргә кирәк,» - ди Вафирә ханым.

Аның яшьләргә үгет-нәсыйхәте дә бар әле:

- Без күргән сугыш афәтләрне балалар күрмәсеннәр иде. Булмасын иде сугышлар! Әти-әниләренең, укытучыларының сүзен тыңлап, яхшы гына укып, кеше булсыннар. Бүгенге чор балаларына бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безгә бернәрсә дә булмады. Мин 5 сыйныф белем белән генә калдым, бик теләсәм дә, укый алмадым, - диде Вафирә Вәлитова. 

 

Сугышта катнашкан ветераннарны тыңлагач, уйга каласың: без оҗмахта яшибез икән бит. Тик барыбер безгә нәрсәдер җитми, булганыннан канәгать була белмибез, юк-бар өчен сүзгә киләбез, үпкәләшәбез. Тормышның кадерен белеп, Аллаһка мең шөкер итеп яшәргә дә, яшәргә кирәк бу дөньяда!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев