Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Өрәк бабай

«Әнә, анда бабай утыра», – дип барыбызның ушын алды оныкчык.

Минем бабам үлде. Аңа инсульт булды. Больницада ятты. Иртән әби янына килгәч: «Эх, оныкчыгымның туган көнендә була алмыйм инде, кайтасым килгән иде», –  дип әйткән. (Оныкчыгына 2 яшь тулды ул көнне). Әбине: «Ярар карчыгым, бар кайт инде», –  дип  кочаклап, елмаеп озатып калган.  Әби өйгә кайтып җитәргә дә өлгермәгән, шалтыратып бабайның үлгәнен хәбәр иткәннәр. 

Бабайның ашын үткәргәндә оныкчыгы: «Әнә, анда бабай утыра», – дип барыбызның да ушын алды. Без куркышып бер беребезгә карап куйдык. Аңа берни дә әйтмәдек. Ул аның үлгәнен белми иде. Белсә дә, бу яшендә аңлап та бетермәс иде. 
Аннары, җидесен үткәргәннән соң, зиратка бардык. Бала да безнең белән барды. Анда да: «Бабай чакыра», –  дип кабере янына йөгерде. 2 яшьлек бала аның каберен каян белгән диген?! Аннан соң әле: «Анда бабай утыра бит», –  дип әбине бабайның креслосына да утыртмады.  Кырыгы үткәнче менә шундый хәлләр кабатланып торды. 

«Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев