Орган залында - зәвыклы концерт
Орган музыкасы залында "Балалар - балаларга" дип исемләнгән проект кысаларында узган чираттагы искиткеч зәвыклы концерт әлеге шигырь белән башланып китте. Ул көнне биредә Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестрына кушылып, шәһәрнең балалар музыка мәктәбендә укучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле музыка уен коралларында уйнап тамашачыларны сокландырдылар.
Танылган җырчыларның концертларыннан аермалы буларак, биредә мәгънәсез юмор, сәхнәгә ярым шәрә килеш чыгучылар да булмады. Үзләрен популяр дип атаган җырчылар мондый концертларны карап, балалардан үрнәк алсыннар иде.
Чаллының төрле балалар музыка мәктәпләренә укучылар Россиянең төрле төбәкләрнедә чыгыш ясап, тамашчылар мәхәббәтен яулаган, маэсторо Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестрына кушылып, үзләренең талантлары белән әти-әниләрен, укытучыларын, тамашачыларны сөендерделәр. Сәхнәгә чыккан малайлар һәм кызларның барысы да үзләре сайлаган әсәрләрне оркестр белән бик оста, күңелләрне айкарлык итеп башкардылар. Алинә Нуруллинаның аккардеонда, Азалия Ногманованың флейтада, Радмила Йосыпова белән Маргарита Латыйпованың фортепианода, Григорий Грецкойның кларнетта, Руль Самаринның балалайкада уйнавын тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр. Шулай ук Анастасия Юрченко башкарган мәгънәле җыр да залда утыручыларны битараф калдырмады.
Концертта бөек татар композиторларының иҗатына да зур урын бирелгән иде. Камилә Әхкәмова композитор Илһам Байтирәк көен скирипкада уйнады. Аделина Акмалова Фәрит Яруллинның "Сөембикә" әсәрен флейта моңнары белән ташачыларга җиткерде. "Яшь синьорлар" саксафончылар триосы мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевның "Вальс"ын яңгыратты. Чаллының талантлы малайлар һәм кызларының һәр чыгышын залдагылар көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмделәр. Шәһәребезнең балалары шулай итеп, мәдәният- сәнгать аша тыныч тормышның кадерен белергә, өлкән абый-апаларны киләчәк буынны матур, гүзәл тормышта яшәтү өчен зирәк сәясәт алып барырга чакырдылар.
Тамашачылар әлеге концерттан балаларның талантын үстерүгә зур өлеш керткән музыка, сәнгать мәктәпләре укытучыларына һәм "Провинция" камера оркестры җитәкчесе Игорь Лерманга рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев