Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Орион» яшьләрне иҗтимагый берләшмәләргә җыя башлый

«Орион» яшьләр үзәгендә сентябрь аенда төрле иҗтимагый берләшмәләргә, клубларга һәм түгәрәкләргә җыю башлана.

Шулай итеп, «Волонтёры Победы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе волонтерлар җыюны оештыра. Аның кысаларында яшьләр тарихи квестлар әзерлиләр һәм оештыралар, бөтенроссия акцияләрендә һәм чараларында катнашалар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларына ярдәм күрсәтәләр. Аларның максаты - тарихны саклап калу һәм ялган фактлар үтеп керүенә юл куймау, яшьләрдә патриотизм һәм үз иленең тарихына һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Теләк белдерүчеләр Яр Чаллы бүлегенең ВОД «Мусора.Больше.Нет» экологик хәрәкәтендә катнаша алалар. Анда балалар экологик акцияләр уйлап чыгаралар, экологик чаралар үткәрәләр.
«Анимейкеры» клуб берләшмәсе иҗат белән шөгыльләнү өчен 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге яшьләрне кабул итә. «Анимейкеры» - ул аниматорлык осталыгына өйрәнергә һәм тиешле дәрәҗәдә чаралар үткәрергә теләгән һәркем өчен бушлай уңайлы мәйданчык. Балалар дәресләрдә оратор сәнгатенә, сәхнә сөйләменә, аквагрим һәм твистинг нигезләренә өйрәнәләр.
«Орион» яшьләр үзәгендә спорт сөючеләр өчен «Кетлер» тренажер клубы эшли, анда атлетика гимнастикасы, бодибилдинг, пауэрлифтинг һәм башка юнәлешләр белән шөгыльләнергә мөмкин. Тренировкалар атнага өч тапкыр үткәрелә.
Клубта тәрбияләнүчеләр пауэрлифтинг буенча шәһәр һәм республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Ике спортчыга «Спорт мастеры» квалификациясе бирелде. Үзәктә шөгылләнгән 5 кеше тренер-инструктор һөнәрен сайлаган һәм шәһәрнең фитнес-клубларында эшлиләр.
Моннан тыш, үзәктә яшь әниләрнең «Мама в тренде» активы да бар. 2017 елдан «Про семью» порталында «Мама в тренде» проекты старт алды. Квест-проект катнашучыларга шулкадәр ошады ки, хәтта «Центр молодых семей» чараларында һәм кызыклы программалар эшләүдә катнашучы иҗади әниләр клубы барлыкка килгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр