Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОРВИ белән чирләгән кешегә короновирус йокмый...

Ул әлеге куркыныч чиргә иммунитет барлыкка китерә ала икән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә хәбәр итүләренчә, сезонлы ОРВИ белән авырган кеше COVID-19га каршы антитәнчекләргә ия булырга мөмкин. Әмма әлегә мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әйтүе кыен, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

- Күптән түгел Америка галимнәре тикшеренүләре күрсәткәнчә, кеше сезонлы ОРВИ белән чирләгәндә күп кенә коронавируслар, шул исәптән SARS-CoV-2 инфекцияләренә, иммунитет пәйда булырга мөмкин, — дип белдерә РИА «Новости» хәбәре.

Грипп белән авыручыларда бу иммунитет барлыкка киләме-юкмы, бу хакта да мәгълүмат юк.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев