Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • ОСАГОга кагылышлы яңа кагыйдәләр кертелде

    Хакыйкать җиңде - машина хуҗаларына иминиятчеләр тарафыннан ОСАГО полисына кушып бирелә торган өстәмә хезмәтләрдән баш тартырга рөхсәт ителде. Яңа кагыйдәләрне 7 октябрь көнне автомобильләрне иминиятләүчеләрнең Россия берлеге президиумы раслады. Юрист Марат Сабирҗанов әйтүенчә, бүген гомерне һәм сәламәтлекне ирекле рәвештә иминиятләштерү 90% очракта мәҗбүр итү юлы белән башкарыла. Шуңа күрә 5...

    Хакыйкать җиңде - машина хуҗаларына иминиятчеләр тарафыннан ОСАГО полисына кушып бирелә торган өстәмә хезмәтләрдән баш тартырга рөхсәт ителде. Яңа кагыйдәләрне 7 октябрь көнне автомобильләрне иминиятләүчеләрнең Россия берлеге президиумы раслады.

    Юрист Марат Сабирҗанов әйтүенчә, бүген гомерне һәм сәламәтлекне ирекле рәвештә иминиятләштерү 90% очракта мәҗбүр итү юлы белән башкарыла. Шуңа күрә 5 көн эчендә аннан ваз кичү мөмкинлеге бар һәм, иң мөһиме, иминиятләнүче акчасын да югалтмый.

    Бу очракта сүз "туңдырылу" ("охлаждение") чоры хакында бара. Әлеге вакыт арасында автомобиль хуҗасы ирекле иминиятләштерү килешүеннән ваз кичә ала. Ләкин бер шарты бар: әлеге килешү ОСАГО полисын сатып алган вакытта төзелергә тиеш.

    Ярты ел эчендә безнең Чаллыда гына "көчләп" тагылган иминият хезмәтләре белән бәйле очракларга карата 100 гариза язылган. Ә 3 ел дәвамында монополиягә каршы Федераль хезмәт 10 меңгә якын гариза кабул иткән. "Туңдырылу" чорына килгәндә, ул гамәлдә булу вакыты 30 календарь көненнән дә ким булмаган килешүләргә кагыла. Алар белән бәйле бәхетсезлек очраклары булмаган очракта, әлеге килешүләрдән ваз кичәргә була. Бөтен шартлар тәэмин ителгән очракта, премия суммасы тулысынча кайтарыла.

    Шунысын да онытмаска кирәк: иминиятләүдән ваз кичү мөмкинлеге иминиятләү килешүләренең ирекле төрләрендә, ОСАГО полисын сатып алган чакта ук язып куела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: