Шəhри Чаллы

ОСАГОны алып булмаячак

ОСАГО сатып алу өчен диагностика картасы кирәк булачак

1 октябрьдән ОСАГО полисы сатып алган вакытта диагностика картасын күрсәтергә яки аның номерын атарга кирәк булачак. Пандемия белән бәйле йомшаклыклары бетте. 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр ОСАГО вакытлыча диагностик картадан баш тартты, чөнки пандемия белән бәйле рәвештә, күпчелек төбәкләрдә техник карау пунктлары бөтенләй эшләмәде. Ә иминиятләштерүне автомобильчеләргә сатып алырга кирәк иде. Хәзер барысы да кире кайта. Ә бу чорда полисны диагностик картасыз сатып алучылар 31 октябрьгә кадәр техник карау узарга тиеш

Чыганак Российская газета 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: