Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өй эше эшләр өчен, балалар юл буенда интернет “тотарга” мәҗбүр

Башкортстанның социаль челтәрләрендә Кыйгы районының Колмәт авылында мәктәп укучылары һәм студентлар (якынча 40 кеше) интернет тизлеге түбән булганга күрә дистанцион укый алмаулары турында зарланган.

Җирле халык хакимиятне бу мәсьәләгә игътибар  итүләрен сорый.  

“Безнең авылда дистанцион белем алыр өчен шартлар тудырылмаган. Интернетның тизлеге — секундына 100 килобит. Без биремнәрне вакытында эшләп җибәрә алмыйбыз. Бер биремне ачар өчен генә ике сәгатьләп вакыт таләп ителә. “Межа”дагы юл безнең балаларның укый торган урынына әйләнде. Хәтта килеп карый аласыз – юл буенда машиналар тезелгән, анда алар ноутбуктларын тотып утыра”, — диелә хәбәрдә.  

Республиканың Цифрлы үсеш министрлыгында бу проблеманы беләләр икән.  

“Әйе, шундый проблема килеп тууын беләбез. Безгә ул авылдан 4 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә Кыйгы районының Колмәт авылында оптик элемтә линиясе юк, кыска срокларда аны төзү мөмкин түгел. Вакыт һәм шактый финанс чыгымнар таләп ителә. Алдан исәпләүләр буенча, торак пунктка кадәр ким дигәндә 18 км элемтә линиясе сузарга кирәк. Вакытлыча үзизоляция вакытында провайдерга  зур нагрузка төшү сәбәпле, авылны элемтә белән тәэмин итү карарын 2020 елның июленнән дә алда кабул итеп булмаячак. Авыл 2G стандартындагы мобиль элемтә белән тәэмин ителгән. Ул дистанцион белем алу вакытында  укучылар һәм педагоглар арасында мәгълүмат алышыр өчен җитә”, — диләр БРның Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәтендә.  

Ведомствода шуны да аңлаттылар, коронавирус белән бәйле хәлләргә кадәр Владимир Путинның  2018 елдагы май указларына ярашлы булдырган “РФнең цифрлы икътисады” милли проекты кысаларында 2021 елда Колмәт мәктәбен һәм ФАПны югары тизлекле интернетка тоташтыру планлаштырылган булган.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: bashinform.ru

Фото: proufu.ru 

Өмет Газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев