Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Озак яшәүнең сере нидә?

Шул сорауга җавап табу өчен, бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән әби белән очрашырга булдым. Ул - Комсомол районында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аграфена Солтанова. Аңа 3 августта 100 яшь тулды. Гомере буе үз аягында йөреп, теләгән ризыгын ашап, якыннары белән аралашып яшәгән. Соңгы көннәрдә хәле начарланып киткән. Шул сәбәпле,...

Шул сорауга җавап табу өчен, бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән әби белән очрашырга булдым. Ул - Комсомол районында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аграфена Солтанова. Аңа 3 августта 100 яшь тулды. Гомере буе үз аягында йөреп, теләгән ризыгын ашап, якыннары белән аралашып яшәгән.

Соңгы көннәрдә хәле начарланып киткән. Шул сәбәпле, аның турында кызы Галина сөйләгәннәрдән генә беркадәр мәгълүмат алуга ирештем.

Аграфена Николаевна - Тукай районы Борды авылы кызы. Шунда әти-әнисенә булышып, хезмәтне яратып үскән. 1938 елда Борис исемле егет белән өйләнешкәч, ак калага күчеп килгәннәр. "Әниебез шуннан бирле Чаллыда яши", - ди Галина.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 24 июнендә Борис фронтка киткән. Үз балалары туганчы, Аграфена Николаевна Ленинград ятимнәр йортында тәрбияләнүче сабыйларны карый. Ятимнәр йортын ул вакытта Чаллыга күчергән булалар. 1941 елның 26 июнендә Аграфена Николаевнаның беренче баласы Роза дөньяга килә. Сугышта яраланган әтисе Алабуга госпиталенә кайтып дәвалангач, кызын күреп, янәдән фронтка китә.

Шөкер, әтиләре Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта. Гаиләдә бер-бер артлы алты бала дөньяга килә. Алар кечкенәдән хезмәтне яратып, бер-берсенә ярдәмләшеп үсәләр. Һәркайсы хуҗалыкның төрле тармакларында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Бүгенге көндә оныклар үстерәләр.

Борис белән Аграфена Чаллы элеваторында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар. Бөек Ватан сугышының михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Борис инде вафат. Ә Аграфена Николаевна оныкларны тәрбияләргә дә булышкан. Бүгенге көндә 4 кызы исән-сау. Аларның өчесе Чаллыда яши, чиратлашып әниләрен тәрбиялиләр. 6 онык, 7 оныкчык та, мөмкинлекләре булган саен, йөз яшьлек әбекәйләре янында булырга тырышалар.

- Сугыш вакытында, аннан соңгы елларда үләннәр белән тукландык. Гомеребез саф һавада эш белән үтте. Тормышлар җайлангач, һәрвакыт мал-туар асрап, табигый ризыклар гына ашадык. Тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Тәртипле гомер иттек. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәдем. Йөз яшькә җитүемнең сере шундадыр, - ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев