Паллиатив ярдәмгә мохтаҗлар күбәя
Соңгы вакытта тормышыбызга паллиатив ярдәм дигән яңа төшенчә килеп керде. Чөнки ыгы-зыгылы заманда кайберәүләр бик теләсәләр дә авыру туганнарын озаклап тәрбияли алмыйлар. Күпләр моңа әзер дә түгел. Шунлыктан теләсәң-теләмәсәң дә паллиатив ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Татарстанда бу эш ничек оештырыла. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана...
Светлана Михайловна, паллиатив ярдәмгә нәрсәләр керә?
Бу - кешегә тормышының соңгы мизгелләрендә ярдәм итү дигән сүз. Димәк, ярдәмнең бу төре хастаны дәвалау түгел, ә авыру дәрәҗәсен киметү. Аның максаты - дәваланып булмый торган чир белән интегүче кешене тәрбияләү, аның тормыш шартларын яхшырту, соңгы мизгелләрен җиңел һәм уңайлы үткәрү өчен мөмкинлекләр тудыру. Паллиатив ярдәмне сәламәтлек саклау өлкәсенә генә кайтарып калдырырга ярамый. Бу дөрес түгел, паллитив ярдәм үлемен көткән кешегә медицина, психологик, рухи ярдәм күрсәтү дә. Рухи ярдәм авыручыга гына түгел, аның туганнарына һәм якыннарына да кирәк бит.
Республикада бу эш ничек оештырыла?
Татарстанда 50дән артык медицина оешмасы паллиатив ярдәм күрсәтә. Алар арасында республика клиник онкология диспансерындагы бүлек тә бар. Шулай ук җөмһүриятебездә өйгә барып ярдәм күрсәтүче күчмә бригадалар да уңышлы гына эшли. Авыртуны баса торган терапия буенча "кайнар линия" дә бар. Республика балалар клиник хастаханәсендә, ятимнәр йортында, Казанның туберкулез хастаханәсендә, Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәләр. Моннан тыш, мондый ярдәм бүлекләре Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә оештырылды. 2014 елда Казанда балалар хосписы ачылган иде, ә узган ел биредә өлкәннәр өчен дә бүлек булдырылды. Паллиатив ярдәмне дә нәкъ менә хоспис үрнәгендә оештыру зарур: анда хастаханә мөхите, дару исе юк. Биредә өйдәге кебек уңайлы. Социаль педагог балалар өчен төрле дәресләр үткәрә. Кыскасы, куркыныч диагнозлы балалар җәфа чикми яшәсеннәр өчен барысы да эшләнә. Мондый шәфкатьлелек, кайгыртучанлык исә могҗиза тудырырга да сәләтле. Мәсьәлән, яман шеш белән авыручы авыр хәлдәге бер баланы табиблар хосписка алып барып җиткерә алмабыз дип борчылган булганнар. Аллаһының рәхмәте белән бу сабый биредә 1,5 ел яши икән инде.
Бу өлкәдә нинди мәсьәләләр бүген аеруча актуаль?
Беренче чиратта паллиатив ярдәмнең ничек барлыкка килгәнен аңларга кирәк. "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклауның төп нигезләре" дип исемләнгән канун 2011 елда гына кабул ителде. Шунннан соң Балалар хосписы базасында безнең комитет, сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссия белән берлектә, күчмә утырыш үткәрде. Анда катнашкан Мәскәү белгечләре Татарстандагы паллиатив ярдәм институтын күреп шаккаттылар. Без бу юнәлештә зур адым ясадык, әмма тынычланырга иртәрәк әле, бу эшнең башлангыч этабы гына. Хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Мәсәлән, балалар хосписының күчмә хезмәте Казанда яшәүчеләргә генә түгел, республиканың район-шәһәрләрендә яшәүчеләргә дә булыша. Кызганыч, алар эш көннәрендә генә хезмәт күрсәтәләр. Аларның ярдәме исә мохтажларга тәүлек әйләнәсе кирәк. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителергә тиеш, чөнки дәваланмый торган бөтен чирле кешене хосписларга урнаштыру мөмкин түгел. Бүгенге көндә мондый ярдәмне күрсәтү өчен республика буенча кимендә 150-200 урынлы бина кирәк, өлкәннәр өчен аерым хоспис ачу әлеге мәсьәләне хәл итүдә зур эш булыр иде. Паллиатив ярдәмгә яман шеш белән авыручылар гына түгел, терелергә өметсез булган инсульт, инфаркт кичерүчеләр дә мохтаҗ.
Өлкәннәр өчен хоспис кайчан төзелер икән?
Икътисадый кыенлыклар вакытында ул тиз генә төзелер дип уйламыйм. Әмма барлык көчләрне туплаганда моны эшләп була. Без тәкъдимнәребезне Татарстан хөкүмәтенә юлладык. Хәзер балалар йортларының күбесе ябыла, бәлки алар базасында мондый үзәкләр ачу яисә тернәкләндерү үзәкләрендә урыннар булдыру мөмкинлекләре табылыр. Әлегә паллиатив ярдәм зур шәһәрләрнең онкология диспансерларында оештырыла.
Бер кеше дәваланмый торган чир белән авырса, бөтен гаилә чирли диләр. Республикада яман шешнең генә дә күплеген истә тотсаң, ирексездән паллиатив ярдәм күрсәтүче белгечләр җитәрме соң дигән сорау туа. Аларны нинди уку йортларында әзерлиләр?
Андый белгечләрне Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Бу уку йортларын тәмамлаган белегечләр эш эзләп азапланмаслар дип уйлыйм. Психологлардан тыш, бу өлкәдә социль хезмәткәрләр дә кирәк булачак.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев