Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Парк танымаслык булыр

Дүшәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев Сидоровка бистәсендәге мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү буенча күчмә утырыш үткәрде. Анда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашты. Ул киләсе атнада Сидоровка паркы буенча проект семинары уздырылачагын хәбәр итте. "Әлеге чарада архитекторлар, шәһәр халкы катнаша ала. Бистәдәге паркны төзекләндерүдә яңа көчләр, яңа...

Дүшәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев Сидоровка бистәсендәге мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү буенча күчмә утырыш үткәрде. Анда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашты. Ул киләсе атнада Сидоровка паркы буенча проект семинары уздырылачагын хәбәр итте.

"Әлеге чарада архитекторлар, шәһәр халкы катнаша ала. Бистәдәге паркны төзекләндерүдә яңа көчләр, яңа фикерләр кирәк. Монда иҗат һәм яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп. Паркны тренажерлар белән тәэмин итәргә, спорт мәйданчыкларын яңартырга кирәк. Чаллыда һәр проект буенча семинар уздыру традициягә керә", - диде Наил Мәһдиев.

Наил Гамбәр улы Сидоровкада социаль ипотека буенча йортлар төзелүен дә хәбәр итте. Наталья Фишман: "Паркта массакүләм чаралар, ярышлар үткәрү өчен сәхнә дә кирәк. Паркны проект семинары нәтиҗәләреннән чыгып эшлибез. Бердәм иҗтимагый тирәлек булдыру өчен паркларны тоташтыруга аерым игътибар бирелергә тиеш. Парклар бер-берсе белән бергә эшчәнлек алып барса, нәтиҗә яхшы була. Яңа шәһәр маршруты барлыкка килә. Бу шәһәрнең иң матур районы булырга мөмкин", - диде.

Бүгенге көндә Сидоровка паркына брусчатка җәелгән, 500 кв. метрлы велосипед юлы асфальтланган, әйләнгеч юлны һәм машина кую урынын төзекләндерү дәвам итә. Төзекләндерелгән паркта дендросад булдыру да планлаштырыла. Монда 150дән артык төрдә агач һәм куак утыртырга җыеналар. "ДИАС" директоры Искәндәр Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә паркта 34 миллион сумнан артык эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев