Паркларга – яңа сулыш
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде. Моны раслаучы махсус программа да бар. Әлеге документ нигезендә, Татарстанда барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килергә тиеш. 75е яңадан төзелә, ә 68енә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Планлаштырылган эшләрне башкарырга республика бюджетыннан 1...
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде. Моны раслаучы махсус программа да бар. Әлеге документ нигезендә, Татарстанда барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килергә тиеш. 75е яңадан төзелә, ә 68енә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Планлаштырылган эшләрне башкарырга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленә. Күптән түгел Татарстан лидеры Түбән Камада бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге паркны ачу тантанасында катнашты. Чаллыда да, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Сидоровка, Җиңү һәм ял, "Гренада" парклары төзекләндерелә. Бу эшне Шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Наил Мәһдиев үз контролендә тота, паркларда эшләрнең барышы белән даими кызыксына.
Чаллыдагы парклар төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары уздыру традициягә керде. Яңа шәһәрдәге Җиңү һәм ял паркында бу чара үткәрелде инде. Бүгенге көндә анда эшләр бара, Сидоровка бистәсендә дә планда каралган чаралар башкарыла. Күптән түгел шәһәрнең иске өлешендәге паркны төзекләндерү буенча, бу өлкәдә тәҗрибәле кеше - Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашында киңәшмә узды. Бүгенгә монда 34 миллион сумнан артык эш башкарылган инде: эскәмияләр, яктырткычлар куелган, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юл җәелгән, агачлар тәртипкә китерелгән, спорт мәйданчыклары буялган. Әйләнгеч юл һәм машина кую урыннары төзекләндерелә.
Наталия Фишман Сидоровка белән Комсомол районы паркын тоташтыру яклы. "Кешеләргә бер урыннан икенче урынга барып ял итү ошый. Планда каралган бөтен эшләр үтәлеп, Сидоровка паркы Яр буе белән кушылса, бик матур комплекс барлыкка киләчәк. Ул халыкның яраткан ял итү урыны булыр дип ышанам", - диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Абдуллин әйтүенчә, Сидоровка бистәсендә 150 төрдән артык агач һәм куакны берләштергән дендрарий булдыру да күздә тотыла.
"Яр буе" паркында да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Күптән түгел мәйдан белән пляжны тоташтыручы үзенчәлекле җәяүлеләр һәм велосипед юлы барлыкка килде. Тиздән биредә сквер да булачак.
Яңа шәһәрдәге Җиңү паркын төзекләндерүгә дә игътибар зур. Ул шәһәр халкының аеруча яратып йөри торган урыны. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та биредә булып, проект белән танышканнан соң, республика бюджетыннан ярдәм булачагын ышандырды. Наил Гамбәр улы әйтүенчә, аны төзекләндерүдә халык фикере исәпкә алына. Наталия Фишман Җиңү паркындагы ял зоналарын бүләргә кирәк дип саный. Беренчедән, өлкәннәргә - тыныч, яшьләргә һәм балаларга актив урын зоналары булдыру зарур. Икенчедән, паркның мемориаль функциясен дә саклап калу мөһим. Өченчедән, биредә мәдәни программаларны төрләндереп һәм җанландырып, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.
Төзекләндерү эшләре кысаларында Чәчәкле бульварын җәяүлеләр өчен генә калдырып, паркта эстрада сәхнәсе, Җиңү стеласын яңарту да планлаштырыла. Тулаем алганда, быел шәһәрдәге барлык 9 парк һәм сквер төзекләндерелә. Программада каралган эшләр тормышка ашса, Чаллы тагын да матурланыр, шәһәрдәшләр буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрер дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев