Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Паркларны тәртипкә китердек

Тиздән Чаллыга Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман–Бекмамбетованың килүе көтелә. Ул иҗтимагый киңлекләренең торышы һәм «Безнең ишегалды» республикасы программасы буенча алып барылучы эшләр белән танышачак.

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы 2015 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча старт алды. Бүгенге көндә ул җөмһүриятебезнең барлык шәһәрләрендә һәм районнарында тормышка ашырыла. Шул исәптән Чаллыда да.  
Шәһәрдә 7 парк, 25 сквер, 33 бульвар бар. Аларның күбесе инде әлеге программа кысаларында яңарыш кичерде. 


Тикшерүгә кадәр
Мисал өчен, 2016 елда Тукай яр буе паркын эшләренең беренче этабына 100 млн сум акча юнәлтелде. Икенче этапта 98 млн сумлык эшләр башкарылды. Тукай яр буе паркын ачуга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ике атна элек Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә иҗтимагый киңлекләрнең торышын тикшерделәр. Чаллы паркларының бүгенге хәле өчен ТР Президенты шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә кисәтү ясады. 


Парк аяныч хәлдә: таганнар ватык, балалар мәйданчыклары төзек түгел, фонтаннар кушылмаган. Өстәвенә, тирә-як чүпле, үлән баскан, стеналарда граффити язулары. 
Шәһәр башлыгы тикшергәннән соң
Президент тәнкыйтеннән соң шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев иҗтимагый киңлекләрне йөреп чыкты. Аларның санитар торышы өчен «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе җавап бирә. Мэр кичекмәстән ял итү урыннарын тәртипкә китерергә күрсәтмә бирде. 
Шул көннән башлап парк һәм скверларда эш кайнады. «Азатлык» мәйданында хәтта корыган үләннәрне яшел газон алыштырды. Махсус автомат су сибү җайланмасына кадәр урнаштырылды. Һәркайда яңа эскәмияләр барлыкка килде, граффити язулары буялган, ватык пыялалар алыштырылган, бер җирдә чүп күрмәссең. Шуны да искәртеп үтәсе килә, бу эшләргә Башкарма комитет хезмәткәрләре дә кушылды. 
Сидоровка паркына, мәсәлән,  «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе эшчеләре белән беррәттән алты идарә, опека һәм попечительлек бүлеге, шулай ук Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре, барлыгы 30лап кеше чыкты.
«Хезмәтебез әрәм»
Гөлфирә Хафизова «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә 30 елдан артык  чәчәк үстерүче булып эшли. Бүген төп эшеннән аерылып, паркка эшкә чыкты. 
– Мин теплицада эшлим. Бүген монда булышырга, чәчәкләр утыртырга  чакырдылар. Без кояшка чыдам булган чәчәкләрне сайладык, – ди ул. – Аны утырту гына түгел бит әле, карарга да кирәк. Быелгы җәй коры, көн саен су сибү мөмкинлеге юк, бу эш өчен кешеләребез дә җитми. Автомат су сибү җайланмасы кирәк. Матурлык тудыру белән бергә ремонт бригадасы ватык таганнарны, эскәмияләрне, чүп савытларын тәртипкә китерә. Без җыештырып, рәтләп китәбез, иртән килсәк, тагын шул ук хәл. Җиде кат тир түгеп башкарылган хезмәтебез әрәм. Кешеләрне тәртипкә, башкаларның хезмәтен кадерләргә өйрәтәсе иде. 

 

Шәһәрдәшләр ни өчен матурлыкны сакламый соң? Югыйсә, бу бит барысы да үзләре өчен.  «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе генә бу кадәр объектларны карап бетерә аламы?
– Юк, әлбәттә, – ди өченче бригада мастеры Газимә Гейдарова. – Мин биредә 22 ел эшлим. Элек бригадада 15-16 кеше булса, хәзер 4 кенә кеше калдык. Дүртебезгә 100 гектар җир! Иртән паркларны чистартудан башлыйбыз, граффити язуларны сөртәбез, чүп үләннәрен чистартабыз. Бүген тәртипкә салып кына китәсең, икенче көнне тагын шул ук хәл. Моның белән ничек көрәшергә? Парктан тыш, без бит урамнарның чисталыгы өчен дә җавап бирәбез. Кешеләр хәзер бик тәртипсез. Балаларга нинди үрнәк күрсәтәләр алар?
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев идарә итүче компанияләрнең, ТИҮ җитәкчеләренең халык белән җитәрлек эшләмәвен ассызыклады. «Алар эшләрне тиешенчә оештыра белергә, откан грант акчаларын дөрес итеп куллана белергә тиеш», – диде ул. 
«Октябрь революциясенең 60 еллыгы» бульвары
Бу эштә 7нче комплексның ТИҮ җитәкчесе Дөррия Ризатдинована үрнәккә китерергә була.  Ул үз көче белән ташландык хәлдәге бульварны тәртипкә китергән. 
7нче комплекс 1975–1976 елларда Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышлап төзелә. Биредә 19 йортта 10 меңгә якын кеше яши. Бульвар да бу исемне йөртә. Башта ул матур, чиста, төзек булса, тора–бара ташландыкка әйләнә. 
– Элек монда кибет булган, аннан соң аның бинасында шешәләр кабул иткәннәр, – ди Дөррия Вәгыйзовна. – Соңыннан анысы да ябылып, бездән дә биек үләннәр үсеп, яшүсмерләр җыела торган бер куркыныч урынга әйләнде. Берничә ел элек монда бер кызны да үтергәннәр иде. Беркемгә дә кирәк булмаган бульвар иде ул.
2014 елда ТИҮ оешкач, Дөррия Ризатдинованы аның җитәкчесе итеп сайлыйлар. Шуннан соң ул бульварны төзекләндерү эшенә тотына. 
«Хакимияттә бу урынның барлыгын белүче дә юк иде. Архивтан документларны табып күрсәттем, ярдәм сорадым», – ди ТИҮ җитәкчесе. 
2017 елда депутатлар ярдәме һәм откан грант акчасына ул биредә брусчатка җәйдерә. Кибет торган урынны тәртипкә китереп, сәхнә ясата. 
– Бөтен бәйрәмнәрне шунда үткәрәбез: Сабантуй, ишегалды бәйрәме, күршеләр көне, – ди Дөррия Ризатдинова. 
Бүгенге көндә бульвардан кеше өзелми, биредә эскәмияләр, балалар мәйданчыгы бар. «Өстәмә эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру турында да сөйләштем әле», – ди сөенеп ТИҮ җитәкчесе. 
Бульварның буеннан–буена ямь–яшел агачлар үсеп утыра. Былтыр өмә ясап, тагын 100 яшь алмагачлар утыртканнар. Ул «Хатын-кыз матурлыгы» дип атала. Һәрберсенең хуҗасы бар, гаилә фамилиясе язылган кәгазьләр беркетелгән. 
– Хәзер бульвар шәһәрдәшләребезнең ял итү зонасы әйләнде, – ди Дөррия Вәгыйзовна. – Тик шунысы кызганыч, кешеләр ял иткәч, үзләре артыннан җыя да белмиләр. Һәр иртә чыгып, олы чүпләрне җыям, бульварны чиста тотарга тырышам. Чәршәмбе, шимбә саен өмәләр оештырабыз, анда теләгән һәр кеше катнаша ала. 
Әйтергә кирәк, Дөррия Ризатдинова идарә итүче компания белән тыгыз элемтәдә эшли. Үләннәрне чабу, кар чистарту кебек эшләрне ул алар һәм депутатлар ярдәме белән башкара. 
Киләчәктә ТИҮ җитәкчесе бульварга видеокамералар куярга ниятли. 
Монда кичен дә яп-якты, ике яклап яктырту баганалары тора. Аларны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча куйганнар. Шәһәрдәшләр бульварның торышыннан бик канәгать. 

 

Лидия Афанасьева, 58 яшь:
– Монда 38 ел торам. Бу бульвар ташландык иде, хәзер танырлык та түгел. Элек эштән кайтканда мин бу урынны узып китәргә тырыша идем, чөнки монда караңгы, бик шомлы иде. Бүгенге көндә кичен яп–якты, рәхәтләнеп йөрергә була.  
Рәсимә Мөсәлләмова, 60 яшь:
– 7нче комплекста күп еллар торам. Иске, җимерек, гел исерекләр җыела торган урын иде ул. Аннан йөрергә дә куркып тордык. Кичен ул якка бөтенләй бармый идек. Хәзер инде ул безнең яраткан ял итү урыныбызга әйләнде, оныгым белән һәрвакыт монда йөрибез. Тик бер генә уңайсызлыгы бар: эскәмияләр җитми һәм чүп савытлары юк диярлек. Шундый озын бульварга дүрт кенә эскәмия куйганнар.
Людмила Алексеева, 67 яшь:
– Биредә 40 ел яшим. Бульварны күптән төзекләндерергә кирәк иде. Аның аша балалар мәктәпкә йөриләр. Көз көне гел пычрактан батып кайталар иде. Хәзер инде бульварыбыз тамырдан үзгәрде: матур брусчатка, яктырту баганалары, зур сәхнә, яңа алмагачлар. Барысыннан да бик канәгать. Тик хуҗалар дүрт аяклы дуслары артыннан җыештырсыннар иде, чөнки этләрнең тизәге күзләргә зыян китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк сквер тәртип