Чаллының Гренада паркында җәяүлеләр юлы әзер
Гренада паркының өченче чиратын реконструкцияләү кысаларында җәяүлеләр юлларына нигез салу төгәлләнде, брусчатка урнаштырасы калды. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, душ бүлмәләре өчен павильон территориясен эшкәртү, бәдрәф һәм кафе урнаштыру эшләре бара. Тиздән этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык әзер булачак.