Паркта Питрау гөрләде
Халык арасында “Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә йөри. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә таба авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифсы яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә, татар һәм керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән. Бәйрәм итәргә дә вакыт тапкан.
Быел шәһәребез керәшен татарлары Питрау бәйрәмен Җиңү паркында зурлап уздырдылар. Бирегә шактый күп кеше җыелды. Аларны бәйрәм белән шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева котлап изге теләкләрен җиткерде. “Питрау бәйрәме шәһәребездә халык бәйрәмнәренең дәвамы булып тора. Башта барыбыз бергәләп Сабан туен бәйрәм иитек. Аннары украиннарның Иван Купаласы узды, бүген керәшеннәрнең Питрауны. Мондый бөтен халык белән бәйрәм итә торган бәйрәм бездә аз түгел. Бу аңлашыла да, чөнки шәһәрездә 80 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бу безнең иң кыйммәтле байлыгыбыз. Монда милли җәмгыятьләрнең роле зур. Бүгенге бәйрәмне оештыруда керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, шәһәр советы депутаты Виталий Агаповның роле зур. Рәхмәт аңа”, – диде ул.
Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырган иде. Ул “Ядкәр” җыр театры җитәкчесе Илнур Гомәров белән бергә концертны алып та барды. Сәхнәдә керәшеннәрнең җырлары яңгырады. Аларны “Карендәшләр”, “Җанагайлар” ансмабльләре, “Бәләкәй дәдәйләр” кашыкчылар оркестры, Чистай, Түбән Кама һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән фольклор коллективлары башкарды. Алабугадан килгән “Кама бизәкләре” ансамбленең биюләре дә бәйрәмне матурлады. Тамашачылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Лилия Мортазина һәм башкаларның чыгышын да җылы кабул иттеләр. Артистларга кушылып биеделәр, җырладылар.
Сәхнәдә җыр-бию яңгырганда, мәйданнарда уеннар гөрләде. Берәүләр сулы чиләкләр белән узыштылар, икенчләре утын кисүдә осталыкларын сынады. Өченчеләре хатыннарын тачкага утыртып йөгерде. Җиңүчеләрнең барсында да бүләкләр тапшырылды. Шунда ук мунча себеркесе бәйләү буенча да осталыкларын сынадылар. “Питрау сандугачы”, “Питрауга бару”, “Питрау мунчасы” бәйгеләре дә бик мавыктыргыч узды. Кыскасы, быел да бәйрәм бик күңелле узды. Тамашачылар аннан күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. “Без үзебез Борды авылында яшибез. Ел саен гаиләбез, дус-ишләребез белән Чаллыдагы Питрау бәйрәменә киләбез. Сездә бәйрәм бик күңелле уза. Шуңа күрә аны зарыгып, көтеп алабыз. Бәйрәм күңелле уза, тик күңелдә җылы җәйләр бетә дигән моңсулык та була. Чөнки без дә бит җәй бик кыска, аның кадерен белергә, җиләк, дару үләннәре, гөмбә кебек табигать биргән сый-хөрмәтне җыеп калырга кирәк”, – ди Зинаида Николаева. Питрауны яшьләр дә ярата икән. Программа тәмамлангач өлкәннәр өйләренә таралышты, ә егет-кызлар дискотекада рәхәтләнеп биеделәр.
Питрау җитте. Һава торышы да үзгәрде. Хәзер төнлә җәйге кебек җылы түгел. Кошлар да сайраудан туктады. Шулай да синоптиклар киләсе атнада эссе көннәр була диләр. Җәйге, матур көннәрнең кадерен белик дуслар.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев