Морг мөдире Әхнәф Фәйзуллин: «Минем эштә хисләргә бирелү ярамый!»
Бүгенге әңгәмәбез – Татарстанның атказанган табибы, югары квалификацияле табиб Әхнәф Фәйзуллин белән. Ул 40 елдан артык Чаллының сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куя – ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең патологоанатомия бүлеген җитәкли. Ул табиб булмаса, кем булыр иде? Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрә? Гомумән, шундый үзенчәлекле өлкәдә эшләрмен дип уйлаганмы? Барысын да Әхнәф Бариевич үзе сөйләде.
– Үзем Тукай районы Бакчасарай авылыннан мин. Авылда дүрт еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бикләндә укыдым, интернатта тордым. Кулга аттестат алуга ук Казан медицина университетына укырга киттем. Үземне бары тик табиб һөнәрендә генә күрә идем. Физика, химия, биология фәннәреннән имтихан бирдем. Физикадан укытучы «4»ле куям дигәнгә риза булмыйча, үземнең «5»лелек белгәнемне исбатлап күрсәттем. Химиядән төрле мәсьәләләрне күз йомып чишә торган идем, – дип сөйләп китте Әхнәф Бариевич. – Хәтерлим, укый башлагач та, тиз генә тулай торактан бүлмә бирмәделәр. Атна-ун көнләп Казанның тимер юл вокзалында, Речной портта, колхозчылар йортында кунып йөрдем. Юынырга да кирәк, ашыйсы да килә, ничек йөрелгән дип уйлыйм?!
– Сезнең һөнәр бик үзенчәлекле бит. Чаллыда ничек моргка эшкә урнаштыгыз?
– Университетның 6нчы курсында кардиолог һөнәренә ныклап укый башладым. Безне – яшь белгечләрне төрле шәһәр-районнарның хастаханәләренә җибәрә башладылар. Чаллыда урын юк, бары тик Теләнче-Тамак авылының участок хастаханәсендә генә. Анда барасым килмәде һәм Чаллыга эләгү юлларын эзли башладым. Бик озак уйлап йөргәннән соң, 1978 елларда Чаллыда беренче гистологик лаборатория ачарга ниятләдем. Бу эшне үзлектән күп өйрәндем, күп җирдә үзем йөрдем, коллектив тупладым. Үзем исә шунда гистолог булып та эшләдем, мәет яру эшендә дә катнаштым, авыру кешеләрне дә кабул иттем, җинаять урыннарына да чыга идем. Мин булмаган суд, төрмә, җинаять кылынган урман-кырлар калмады... 15 ел шулай узды. Аннары мине Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә чакырдылар. Моргта 1991 елның июль аеннан эшли башладым. Акрынлап монда да коллектив тупладым. Бүген моргта теркәп баручылар, лабораториядә эшләүчеләр, табиб-паталогоанатомнар, санитарлар белән бергә 30дан артык кеше хезмәт куя. Хезмәтебез бик җаваплы, тикшерүләр зур төгәллек сорый. Бу архив өчен дә нык мөһим. Әйтик, үлгән кешеләрдән алган материал 3 ел, исән кешенеке 25 ел лабораторияләрдә саклана.
– Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез? Сезгә урнашырга теләгән кеше нинди булырга тиеш?
– Һәр нәрсәдә тәртип яратам. Мине бик кырыс дип сөйләүләрен беләм. Бу шул тәртип яратуым белән бәйле. Урамнан бер кешене дә эшкә алмыйм. Бары тик белешмә белән: элеккеге эшендә ничек эшләгән, үзен ничек күрсәткән – миңа шуларны белү мөһим. Озын теллеләр дә кирәкми: әйтик, үлгән кешенең тормышын тикшерү безнең эш түгел. Эштә бары тик эш белән генә шөгыльләнергә кирәк. Бүгенге коллективымнан мин бик канәгать. Алар еллар буе сыналган кешеләр.
– Эшегездә сезне аеруча нәрсә тетрәндерә?
– Балаларны яру, сабый үлемнәре... Мин эшли башлаган елларда балалар үлеме аеруча күп иде. Хәзер, аллага шөкер, алай түгел.
– Сезнең эштә иң мөһиме нәрсә?
– Бөтен эмоцияләрне ишек артында калдыру. 46 еллык стажым бар минем. Ә безнең эштә бер ел ел ярымга исәпләнә. Димәк, стажым 69 ел дигән сүз. Хисләргә бирелә торган булсам, бу хәтле эшли алмас идем. Сүз дә юк, бөтен кешене жәллисең, балаларны бигрәк тә. Әмма бу эштә эшлисең икән, үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга тиешсең. Аннары өйдә дә, танышларымның да эшем турында сорашканнарын яратмыйм. Тагын бер принцибым – танышларымны, якын кешеләремне ярганда беркайчан да операциядә катнашмыйм.
Кешене ярганда аның җаны почмакта тора, диләр. Мин гел әйтәм: кешене сөйләмәгез, нахакка хөкем итмәгез! Хастаханәләрдән үлгән хатын-кызларны бер киемсез алып киләләр, үземнең табибларга һәрвакыт өсләрен каплап куярга кушам. Ул ханымнарның җаннары ояла, диләр.
– Чаллыда хушлашу залы булдыруга ничек карыйсыз?
– Аның проекты бар дип беләм. Хушлашу залы, һичшиксез, кирәк. Шәһәр моргы бер елга 1000 кешене яруга исәпләнгән, ә бездә 6000 кеше ярыла. Бу эш ничек тә башкарылып чыгарга тиеш дип саныйм.
Хушлашу залын ЗЯБ бистәсенең Комаров урамында – морг, онкологик үзәк һәм 4нче дәваханә тирәсенә салмакчы булалар. Булачак бина бер катлы, мәйданы 1020 квадрат метр булыр дип көтелә. Эчендә ике матәм залы, көтеп торучылар өчен зал, мәетләрне әзерләү өчен ике бүлмә, аннары матәм машинасына мәетнең булган әйберләрен төяп җибәрү өчен ябык ике зал, шулай ук юыну бүлмәләре булыр дип планлаштырыла. Моннан тыш, хушлашу залында судмедэкспертлар һәм паталогоанатомнар өчен аерым бүлмәләр, ЗАГС, күпфункцияле үзәк тә булыр дип көтелә. Бу, үз чиратында, халыкның эшен күпкә җиңеләйтәчәк: кешегә кирәкле документлар һәм белешмәләр өчен бөтен шәһәр буенча йөгереп йөрергә туры килмәячәк – бөтен хезмәт бер җирдә булачак. Шулай ук хушлашу залында ритуаль кибетләр өчен дә бүлмәләр булачак.
– Әхнәф Бариевич, гаиләгезгә дә тукталыйк әле.
– Иптәшем Әлмирә – филология фәннәре докторы, профессор. Без аның белән гомер буе китап җыйдык, китап укыдык. Өйдә үзебезнең махсус китапханә бар, җаның нинди китап алып укырга тели, барысы да бар. Аннары без аның белән гөлләр яратабыз – йортыбызда әллә нинди экзотик чәчәкләр бар. Тормыш иптәшем генә түгел, үзем дә шулар янында мәш киләм.
Әхнәф Фәйзуллин – үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле белгеч. Табиб бит ул һөнәр генә түгел, ул – кешегә бирелгән сәләт, күңел омтылышы. Әхнәф Бариевич та соклангыч хезмәт юлы узган сәләтле җитәкче, оста белгеч, халык ихтирамын яулаган шәхес.
/ Гөлия Ибатуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев