Педагоглардан табиб ясыйлар
Быелдан барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтә башлаячаклар. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне гамәлдә сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел барлыгы 18,5 мең укытучы беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәк, дип ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев