Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионер парковкадагы урын өчен Чаллы кешесен монтировка белән кыйнаган

Кыйналган ирне АМЯХГӘ китереп, операция ясаганнар

Шәһәр судына 64 яшьлек ир-атка карата җинаять эше тапшырылган. Ул кешегә үтерү белән янап, аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңел зыян китерүдә гаепләнә.
 
Җинаять эше материаллары буенча, автомобиль хуҗалары арасында тавыш 25 сентябрьдә 48нче комплекс йорты янындагы парковка урынында булган. Конфликт шунда, алар машина кую урынын бүлешмәгән. Нәтиҗәдә, пенсионер багажниктан монтировканы ала һәм "дошманының" башына берничә тапкыр бәрә. 
"Ашыгыч ярдәм" машинасы аны АМЯХГӘ китерәләр һәм операция ясыйлар.
 
Тикшерү барышында пенсионер үз гаебен таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев