Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар арасында компьютерда күп төрле ярышлар буенча чемпионатта шәһәрдәшебез икенче урын алды

Компьютерда күптөрле ярышлар буенча Х Бөтенроссия чемпионаты Россиядә узды. Бөтен ил буенча финалга путевка өчен көрәшкә илнең 1162 муниципаль берәмлегеннән 7400дән артык катнашучы кушылган. Чара онлайн-форматта узды, аны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырды.

Ярышлар «Ышанычлы кулланучы» һәм «Башлап килүче кулланучы» категорияләре буенча үткәрелде. Катнашучыларның яше: ир-атлар – 60 яшь һәм өлкәнрәк, хатын-кызлар – 55 яшь һәм өлкәнрәк. Шәһәрдәшебез Ирина Чернобровкина - «Россия пенсионерлары берлеге» җирле бүлекчәсе курсларын тәмамлаган, Россия чемпионатында «Башлап килүче кулланучы» категориясе пенсионерлары арасында «Абсолют беренчелек» номинациясендә икенче урынны яулады.

 

Пенсионерлар арасында компьютер буенча әлеге чемпионатның «Команда беренчелеге» номинациясендә Татарстан Республикасы командасы Россиянең 68 регионы арасында 6 нчы урынны алды.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев