Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларга - 10 мең сум

Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум түләү турындагы указга кул куйды. Аның нигезендә пенсия алучы аерым категория гражданнарга һәм лаеклы ялдагыларга бер тапкыр өстәмә акча түләү күздә тотыла.

Беренче очрак хәрби хезмәт үтүчеләргә һәм аларның гаиләләренә кагылса, икенчесе калган барлык пенсионерларны да күздә тота.
Түләүләр 2021 елның сентябрендә гамәлгә ашырылачак. Әгәр ул вакыт эчендә акча барып ирешмәсә, ул соңрак түләнәчәк. Әлеге акчадан нинди дә булса түләүләр буенча бурычлар һәм штрафлар тотып калу тыела.
Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны алу өчен гариза язу, документлар җыю да таләп ителми. Барлык кирәкле процедураларны Пенсия фонды үткәрәчәк. Әлеге яңалыкны пенсионерлар ничек кабул итте икән? Бу хакта үзләреннән сораштык.

Зөлфирә Фәтхиева:
- Күптән түгел генә оныкларыбызны, балаларыбызны куандырганнар иде, хәзер менә өлкәннәрне дә сөендерделәр. Җитәкчеләребезгә рәхмәт. Бу ярдәм бик урынлы булачак.

Гүзәлия Шәрипова:

- Кибетләрдә дә сизелерлек бәя артты. Ә бер пенсия акчасына тормыш итү авыр. Без исә бабаем белән икебезгә унар мең акча алырбыз дип өметләнеп торабыз. Аны инде әрәм-шәрәм итми, иң мөһим кирәк-яракларга гына тотачакбыз. Мондый ярдәм чаралары дәвамлы булсын иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация