Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларга өстәмә акча түләнә: ничек алырга?

Ана капиталы чыккач, өлкән­нәр арасында бу яңалыкны ошат­маучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәде­ләр. Инде ме­нә Путин акча тү­ли. Тик һаман бала алып кайтырга теләми­сез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәр­ле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр. Шушы көннәрдә...

Ана капиталы чыккач, өлкән­нәр арасында бу яңалыкны ошат­маучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәде­ләр. Инде ме­нә Путин акча тү­ли. Тик һаман бала алып кайтырга теләми­сез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәр­ле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр.

Шушы көннәрдә генә күр­ше­без Гөлфия апа йөгереп кергән. "Яңалык бар икән бит. Әнкәйләргә һәр бала өчен акча түли башлаганнар. Туу турында таныклыгымны сорап шалтыратты. Таба алмыйм бит. Соңга калырбыз инде", - ди бу. Сабада туып үскән Тәнзилә Гәрәева да, эшеннән ял алып, әнисе белән шушы акча артыннан йөргән. "Пенсия фондындагы кешене күрсәң син! Чират, тавыш-гауга. Ярый ла, безгә туры килгән кыз бик тә итагатьле булды, - ди Тәнзилә апа. - Сеңлем белән минем туу турында таныклыгымны, энемнең үлү турындагы белешмә­сен тапшырып калдырдык. Әни­нең паспорты ки­рәк булды. Башкаларга күпме акча биреләчәген яки тиеш түгеллеген шалтыртып кына әйтсәләр дә, безгә хезмәт күрсәтүче кыз әнинең пенсиясе 300 сумга артачагын әйтте".

"ВТ" хәбәрчесе өлкәннәрне ге­нә түгел, аларның якыннарын да дулкынландырган мәсьәләне өй­рәнеп кайтты. Казанның Совет районындагы Гвардия урамында урнашкан пенсия бүлегендә га­дәт­тәгедән артык чират күрмәдек. "Бала караган еллар өчен бирелә торган акча әнигә бирелә микән? Аны алу өчен нишләргә була?" - дип сорыйбыз консультант кыздан. Ул кулыбызга гариза тоттырды. "Менә шул кәгазьне тутыргач, залда урнашкан терминалда туу турындагы таныклыгыгызны, әни­е­гезнең паспортын, пенсия ке­нәгәсен сканировать итәргә ки­рәк. Шуннан соң, барлык эшләрне тәмамлагач, терминалга басып талон аласыз. Кулыгыздагы гаризага шул талонны беркетеп, кире миңа китерәсез. Гаризада телефон номерыгызны күрсәтү мәҗбүри. Соңыннан сезгә үзебез шалтыратабыз", - ди бу кыз. Өстәвенә татарча да бит әле. Шунысы да кәеф­не күтәреп җибәрде.

Терминал чиратында нибары ике кеше тора. Бездән алда торган ханымның өч баласы бар икән. "Бу хәбәрне әле ике атна элек кенә ишеттек. Азмы-күпме акчасы булмасмы дип йөрибез инде. Пенсиясен уч тутырып алучы кеше монда килми дә ул. Һа­ман шул хәерче йөри, - ди үзен Ро­за дип таныштырган апа. - Күптән түгел йортыбыз янды. Документларыбызны көчкә саклап калдык. Әле ярый янгын сүнде­рүче егет, ут эченә кереп, кирәкле кәгазьләребезне алып чыкты. Кая барыр идең? Бер медалем бар иде, анысын таба алмадык".

Шәһәрдәге хәлләр аңлашыла. Сер түгел, кала халкы үзенә дигән­не алырга өйрәнеп килә. Авылда исә башкачарак. Районнарда хәл­ләр ничегрәк икән? "Бездә бернинди кыенлыклар да юк. Әлеге акчаны кайчан исәп­ләтсәң дә була бит. Әмма акчаны икенче айдан ук алыйм дисәң, бу айның 25енә кадәр документларны тапшырырга кирәк. Халык арасында, өстәмә акча 80не узганнарга тү­ләнми икән, дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр дөрес түгел. Без һәр­кем­нең гаризасын карыйбыз. Бу исәпләү пенсионер файдасына икән, гаризаны алабыз. Кайбер очракта өч бала үстергән әнигә бер тиен дә эләкми, ә берне үстергәнгә шак­тый сумма өстәлә. Һәр кеше очрагында төрлечә булырга мөм­кин", - ди Пенсия фондының Мамадыш бүле­гендә эшләүче бер хезмәткәр.

Дөресен әйткәндә, Пенсия фондында эшләүчеләр бу хакта ар­тыгын сөйләргә тырышмый. Сә­бәбе гади - бар кешенең, дәр­рәү кубып, пенсия бүлекләренә ки­лүен­нән шикләнәләр. Җитмәсә, безнең халык акча турындагы яңалыкны үзгәртеп сөйләргә дә маһир. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегендә дә безгә өлкәннәрне дулкынландырмаска киңәш иттеләр.
Әмма билгесезлек тагын да начаррак. Шуңа күрә Пенсия фон­дының матбугат бүлегенә сорауларыбызны юлладык.

- Хатын-кызның баласын 1,5 яшь ярымга кадәр тәрбияләгән вакыты элек стажга керә иде. Хәзер бу елларны балларга кү­череп исәпләргә була. Исәпләтү­нең нә­тиҗәсе һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән тора. Тик шуны да онытмаска кирәк: яңадан исәпләгәндә, стаж коэффициенты кими. Шунлыктан кайбер пенсио­нерларның акчасы - биш сумга, кемнекедер 200гә арта. Ә кем өчендер яңадан исәп­ләтү булган пенсиясен киметергә дә мөмкин. Әмма законда билге­ләнгән пенсияне киметү тыелган, шунлыктан пенсия бүлегендә­геләр андый гаризаларны кире кайтара. Бала белән утырган елларны баллга әйләндерүнең тис­кәре яклары да бар. Вакытыннан алда пенсия алучылар өчен эш стажы кимеп, мә­шәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. 2015 елда һәм соңрак пенсиягә чыкканнарга бу исәпләү турында борчылырга ки­рәкми. Аларга болай да үзләренә тиешле иң кулай пенсия бил­ге­ләнгән. Пенсияне баллар буенча яңадан санагач, стаж коэффициенты, шул исәптән авыл хуҗа­лы­гында һәм тиешле еллар эшләгән стаж (выслуга лет) да кими. Стажга кергән елларын бал­лга (акчага) алыштырырга теләү­челәр 8 (843) 279-27-27 телефон номерына шалтыратып белешә ала. Пенсия бүлекләренә баручы­ларның кулында паспорт һәм һәр баласының туу турында таныклыгы булырга тиеш. Тагын шунысы да бар: таныклыкта кешенең, яше җиткәч, паспорт алганлыгы турында тамга торырга тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

"Ватаным Татарстан"

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев