Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия Фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов ана капиталы сертификаты тапшырды

Чара Тантаналар сараенда узды

Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чараның мәртәбәле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул Чаллы гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм 25 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җылы котлауларга кушылдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев