Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды идарәсе Кубогына хоккей турниры уза

Турнирда 4 ишегалды командасы катнашачак: Меридиан, Яшьлек, Горизонт, Факел.

Бүген 10 февраль көнне 18.00 сәгатьтә «Юность» хоккей тартмасында (19 нчы урта мәктәп территориясендә) урта яшь төркеме буенча «Яшүсмер» үзәгенең яшьләр клублары командалары арасында Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе Кубогына  хоккей буенча VI нчы турнир старт ала.

Турнирда 4 ишегалды командасы катнашачак: Меридиан, Яшьлек, Горизонт, Факел.

Турнир уеннары һәр көнне 10-12 февральдә 18.00 сәгатьтә узачак. 15 февральдә турнирга нәтиҗәләр ясалачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Турнир шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм МАУ инициативасы белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештырылган "Яр Чаллы Спорт территориясе" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев