Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия турында 3 сорауга ҖАВАП

Мин эшләгән оешма бүген юк.

1. Мин эшләгән оешма бүген юк. Миңа 1984 елдан алып 1994 елга кадәр эш урыныннан Пенсия фондына күчерелгән кертемнәр турында мәгълүмат кирәк иде. Аны кайдан алырга була? Тәнзилә Сәләхова, Казан.

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегенең иминиятләштерүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Кристина Якимова әйтүенчә, оешма закон нигезендә ликвидацияләнгән икән, документлар дәүләт архивына тапшырыла. Коммерция, дәүләт оешмалары өчен дә бу – бердәй кагыйдә. Эш урыныннан күчерелгән кертемнәр, хезмәт хакы, стаж турындагы мәгълүматны дәүләт архивыннан соратырга була.

2. Элек Пенсия фондыннан хатлар килеп тора иде. Анда исәп счетында күпме акча җыелганлыгы турында хәбәр күрсәтелә иде. Соңгы елларда мондый хатлар килми башлады? Тупланган акчалар турындагы мәгълүматны ничек белергә була соң хәзер? Айназ Хәбирова, Чаллы.

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәре Ильмира Хәбибуллина аңлатуынча, 2013 елга кадәр шәхси лицевой счетта тупланган акчалар суммасы турында хәбәр хат белән килеп торды. Аннан соң бу «бәхет хатларын» җибәрүне бетерделәр. Ләкин бу хактагы мәгълүматны һәр кеше Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетына кереп карый ала. Анда шулай ук пенсия баллары, стаж күләме, эш бирүченең пенсия кертемнәрен күчереп баруы турындагы мәгълүматны дә күрергә мөмкин. Әлеге сервиска дәүләт хезмәтләре порталы аша да керергә була. Мәгълүматларны пенсия фондларының Клиентлар хезмәте дә бирә. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә документлар белән барырга кирәк. Шулай ук күпфункцияле үзкләргә дә мөрәҗәгать итәргә була.

3. Ноябрьдә пенсиягә чыгарга тиешмен. Теркәлү урыным Ростов өлкәсендә, Казанда эшлим. Пенсиягә чыгу өчен гаризаны кайсы Пенсия фондына язсам яхшырак икән? Минем эш стажым 28 ел да 9 ай. Коэффициентым 80.013. Булачак пенсиямнең күләмен дә якынча исәпләп бирә алмассызмы икән? Эльза Зәйнуллина, Казан.

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегендә клиентлар хезмәте җитәкчесе Вера Гордеева әйтүенчә, пенсияне билгеләү өчен, гаризаны пенсия бүлегенең теләсә кайсысына тапшырырга мөмкин. Яшәү урыны, теркәлү урыны буенча да мөрәҗәгать итсәгез була. Гаризаны пенсиягә чыгарга бер айдан да иртәрәк тапшырып булмый. Пенсия күләме бары тик пенсия билгеләнү турында карар чыкканнан соң гына ачыкланачак. Пенсиянең якынча суммасын үзегез дә исәпләп карый аласыз. Моның өчен Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы «Пенсия калькулятор»ыннан файдаланыгыз.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/pensiya-turynda-3-sorauga-avap12365879

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев