Пенсиягә чыгу вакыты үзгәртелерме?
Хезмәт министрлыгы пенсиягә алдан чыгу хокукы бирүче хезмәтләр исемлеген, һөнәри әзерлек чорын һәм эшчеләрнең өстәмә һөнәри белем алу вакытын гомүм стажга кертергә тәкъдим итә.
"Российская Газета"да 23 февраль көнне әлеге карар проекты дөнья күрде. Бүгенге закон буенча хезмәткәрләрнең квалификацияле эш өчен кирәк булган уку вакытлары эш стажына кертелми. Һөнәри белем алмыйча укытучы, яки табиб булып эшләп булмаганлыгын аңлап торалар, әмма ул уку еллары хезмәт стажына кертелми. Табиблар һәм укытучыларның 2 – 3 айлык белем күтәрү курсларында уку вакытлары да стажга өстәлми. Шуңа күрә, эшчеләр еш кына бу чорларны иртә пенсия өчен кирәк булган хезмәтнең гомуми озынлыгына кертү таләбе белән судка мөрәҗәгать итәләр. Уку вакытында хезмәткәрләр эш урынында булмый, ләкин хезмәт хакы саклана һәм эш бирүчеләр алар өчен пенсия фондына салым күчереп баралар. Эшче өчен салым күчерелә, шул ук вакытта аларның стажы артмый. Бу гаделсезлек дистә еллар буена чишелмичә килә. Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр суд органнары Пенсия фондының территориаль органнарына бирелгән 244 мең 277 дәгъваны караган, шуларның 91% канәгатьләндерелгән. Димәк, 221 мең 906 кеше үз хокукларын яклый алган. Русчалатып әйткәндә сүз “выслуга” хакында бара. Күп кенә танышларымны судка мөрәҗәгать итү файдасыз, барыбер җиңеләчәксез, дип борып кайтарганнар. Әгәр яңа закон кабул ителсә, кешеләр суд юлларын тапамыйча гына, лаеклы рәвештә алдан пенсиягә чыга алачак. Пенсия фонды хәзерге вакытта юридик һәм суд чыгымнарына түләүләргә тотылган акчаны саклап калачак. Әйткәндәй, ул чыгымнарны да пенсия фонды безнең салымнардан алып түли. Бөтенләй башка сыймаслык хәл килеп чыга, безнең пенсия фондына күчергән салым акчалары ярдәмендә пенсия фонды суд аша безгә каршы көрәшә. Моны гаделлек дип буламы?
Чыганак:Өмет
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев