Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсиягә чыгам дисәң...

Миңа 54 яшь. Хәзерге вакытта эшләмим, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Пенсиягә чыгу өчен документлар җыя башлаган идем, хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исеме дөрес язылмаган булуы ачыкланды. "Сәлихьяновна" урынына "Сәлихяновна" дип язганнар. Бу хәл пенсиягә чыкканда мәшәкать тудырыр микән? Илүсә Рәхимова Чынлап та, пенсия рәсмиләштергәндә проблема килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Пенсия фонды...

Миңа 54 яшь. Хәзерге вакытта эшләмим, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Пенсиягә чыгу өчен документлар җыя башлаган идем, хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исеме дөрес язылмаган булуы ачыкланды. "Сәлихьяновна" урынына "Сәлихяновна" дип язганнар. Бу хәл пенсиягә чыкканда мәшәкать тудырыр микән?

Илүсә Рәхимова

Чынлап та, пенсия рәсмиләштергәндә проблема килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Пенсия фонды хезмәткәрләре сезнең исем - фамилиягезнең икенче документларда дөрес итеп язылуын исәпкә алырга мөмкин. Андый документлар исемлегенә туу турындагы таныклык, мәктәпне тәмамлау турында аттестат, уку йортын тәмамлау турындагы диплом, никах һәм балаларның туу турындагы таныклыклар керә.

Пенсия фондының комиссия утырышында бөтен документлар да карала һәм аларны кабул итү-итмәү турында карар чыгарыла. Күпчелек очракта Пенсия фонды хезмәткәрләре үз өстенә җаваплылык алмый һәм документларны кабул итү буенча тискәре җавап бирә. Мондый очракта судка мөрәҗәгать итәргә кала. Гадәттә, суд булачак пенсионер яклы һәм документларны кабул итәргә дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев