Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләр арта

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны "Иминият пенсияләре турындагы" Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта "Российская газета" яза. Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен...

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны "Иминият пенсияләре турындагы" Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта "Российская газета" яза. Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен булуын исәпкә алсак, 222 сум 81 тиен килеп чыга. Бу максималь өстәмәгә хезмәт хаклары аена 20 мең сумнан арткан кешеләр исәп тота ала. Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләүгә килгәндә, эшләүче пенсионерлар өчен ул "читтән торып" үткәрелә һәм бары эштән киткәннән соң гына түләнә башлый. http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X