Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Песков Кремльнең Шартнамә турында үз карашын җиткерәчәген әйтте

Кремль Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. "Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак, һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк, без сезгә әйтербез", дигән Песков ТАССка. Песков сүзләренчә, "якын атналарда Владимр Путинның Татарстан вәкилләре белән очрашуы көтелми". Сишәмбе Дәүләт...

Кремль Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

"Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак, һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк, без сезгә әйтербез", дигән Песков ТАССка.

Песков сүзләренчә, "якын атналарда Владимр Путинның Татарстан вәкилләре белән очрашуы көтелми".

Сишәмбе Дәүләт шурасы утырышында Путинга Шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул ителгән иде. 26 депутат имзалаган мөрәҗәгать бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев