Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Петербург метросындагы теракт фаҗигасына Чаллы кызы да эләккән

Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде. Еникеев Артур Ринатович - 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре...

Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде.

Еникеев Артур Ринатович - 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре белән Мариин сырхауханәсенә китерелгән булган.

Террор акты вакытында тәне пешкән Чаллы кызы Стужина Анна Сергеевна әлегә сырхауханәдә дәвалана. Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, аңа апасы ярдәм күрсәтә.

Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Ял Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентканың Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып ачыкланган.

"Стужина Петербургта үз фатирында яши, шунда теркәлгән, шуңа күрә исемлекләргә ул Петербург кешесе итеп кертелгән. Үзе Чаллыдан, әти-әнисе дә шунда яши. Анна Көнчыгыш институтның икенче курсында укыган. Аңа 21 яшь", - дип белдерде Ренат Вәлиуллин.

Аннаның хәле хәзерге вакытта тотрыклы дип бәяләнә. Аңа апасы ярдәм күрсәтә.

"Безгә бик күп кеше борчылып шалтырата, хәлне белешәләр, телефон ике көндә тынып тормый да, - дип белдерде Ренат Вәлиуллин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X