Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пилотсыз машиналар юлга чыга

Чаллының «КАМАЗ» заводлары арасында пилотсыз машиналар йөри башлаячак. Алар бер объекттан икенчесенә йөк ташыячак. Иң элек, заманча транспорт чаралары пресс-рама һәм автомобиль заводларына юл алачак. Бортлы машиналар кабиналар ташу белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта "КАМАЗ"ның инновацион продуктлар буенча баш конструкторы Сергей Назаренко халыкара автомобильләр фәнни форумында (МАНФ-2016) хәбәр итте.

Пилотсыз машиналар хәрәкәте өчен кулланыштагы заводара юллар файдаланылачак. Аларны контрольдә тоту өчен махсус диспетчерлык пункты оештыру да күздә тотыла. Кирәк очракта белгечләр автомобильләр белән дистанцион рәвештә дә идарә итә алачак. Әлеге проектны 2017 елның икенче яртыелыгында гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев