Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Питрау бәйрәме була

Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла. Бәйрәмдә Алабугадан - "Ак каз", Чаллыдан - "Карендәшләр", "Казан айбагары", "Кама таңнары" фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак. "Питрау көне"ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен...

Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла.

Бәйрәмдә Алабугадан - "Ак каз", Чаллыдан - "Карендәшләр", "Казан айбагары", "Кама таңнары" фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак.

"Питрау көне"ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен миллеге бәйләү, утын кисү кебек ярыш-бәйгеләр дә булачак.
Бәйрәм программасы танылган артистлар Александра Игнатьева, Оксана Дмитриева, Марина Карпова, Валерия Шрыкова катнашында концерт-дискотека белән тәмамланачак.
Шулай итеп, Питрау бәйрәме Чаллы ипподромында якшәмбе көнне - 16 июльдә 16.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев