Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Планетадагы иң өлкән хатын-кыз кем?

116 яшьлек Гертруда Уивер вафат булганнан соң җир йөзендәге иң өлкән хатын-кыз титулына Мичиган штатыннан 115 яшьлек Джералиэн Тэлли лаек булды. Time.com хәбәр итүенчә, дөньяда Тэллидан да өлкәнрәк кешеләр бар, әмма алар туган көннәрен раслаучы документларны тапшыра алмаганнар. Джералиэн Тэлли озак яшәү өчен бервакытта да бернинди чара да күрмәвен әйтә....

116 яшьлек Гертруда Уивер вафат булганнан соң җир йөзендәге иң өлкән хатын-кыз титулына Мичиган штатыннан 115 яшьлек Джералиэн Тэлли лаек булды.

Time.com хәбәр итүенчә, дөньяда Тэллидан да өлкәнрәк кешеләр бар, әмма алар туган көннәрен раслаучы документларны тапшыра алмаганнар.

Джералиэн Тэлли озак яшәү өчен бервакытта да бернинди чара да күрмәвен әйтә. «Барысы да Тәңре кулында», - дип саный ул.

77 яшьлек кызы Тельма әнисенең соңгы елларда аяклары авырту сәбәпле аз хәрәкәтләнүен әйтә. 104 яшькә кадәр ул күлмәкләр, одеяллар теккән, казинода булырга яраткан, боулинг уйнаган. Хәзер һәр якшәмбедә чиркәүгә барырга тырыша. Елга бер тапкыр - туган көнендә балыкка бара. 23 майда 116 яшь тулуны билгеләп үтәчәк.

"Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X