Яңалыклар тасмасы
Плитәне тикшертәм дип, акчасыз калганнар
Шәһәребездә ялган газовиклар җинаятьчел төркеме тоткарланды. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсендә узган брифингта сөйләделәр. Рязань өлкәсеннән килгән 23-34 яшьләрдәге егетләр, үзләрен газовиклар дип танытып, пенсионер әбиләрнең өйләренә үтеп керә.
Берсе кухняда хуҗабикәнең игътибарын үзенә юнәлткән арада, башкалар калган бүлмәләр буенча йөреп акча урлый. Барлыгы шәһәр буйлап шундый алты очрак теркәлде. Гомуми зыян күләме 320 мең сумга бәяләнә. 29 июльдә хокук сакчылары җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр. Әмма ул вакытка инде "ялган газовиклар" шәһәрдән качып өлгерә. Шулай да ерак китәлмиләр. Аларны ОМОН хезмәткәрләре ярдәмендә Питрәч районындагы кунакханәдә тоткарлыйлар.
Гаепләнүчеләрнең берсе моңа кадәр дә урлашып җинаять жаваплылыгына тартылган булган, икенчесе урлау һәм җенси характердагы җинаять эшләре буенча хөкем ителгән. Зыян күргән шәһәрдәшлеребез аларны таныганнар. Бүгенге көндә суд карары белән ялган газовиклар төркеме сак астына алынды.
Полиция хезмәте шәһәрдәшләребезне һәрвакыт уяу буларга чакыра: "Таныш булмаган кешеләрне фатирларга кертмәгез. Коммуналь хезмәтләрендә эшләүчеләр, дип таныштырган кешеләрнең документларны күрсәтүне сорагыз. Барлык шикле дип тоелган күренешләр турында полиция хезмәтенә хәбәр итегез", - ди алар.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев