Шəhри Чаллы

Пляжга машина куючыларны– штрафка

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, су саклау зонасына машина куйган өчен 3-4,5 мең сум штраф яный, дип кисәтә. Вазифаи затларга штраф тагын да күбрәк - 8-12 мең сум. Ә кагыйдә бозган юридик затларга 200-300 мең сум штраф яный. Идарә тармагыннан хәбәр итүләренчә, узган ялларда гына да кагыйдә бозуның 500...

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, су саклау зонасына машина куйган өчен 3-4,5 мең сум штраф яный, дип кисәтә. Вазифаи затларга штраф тагын да күбрәк - 8-12 мең сум. Ә кагыйдә бозган юридик затларга 200-300 мең сум штраф яный. Идарә тармагыннан хәбәр итүләренчә, узган ялларда гына да кагыйдә бозуның 500 очрагы ачыкланган. Исегезгә төшерәбез: 15 июльдә Татарстанда "Авто-СТОП" махсус операциясе старт алды. Аның кысаларында экологлар су саклау зоналары һәм су объекты яр буйларына рейдлар оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: