Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подъездларны һәм лифтларны дезинфекциялиләр

Ул шәһәрнең идарә итү компанияләренең 23 җитәкчесе белән инфекциягә каршы чараларны оештыру буенча онлайн режимда киңәшмә уздырды.


Башкарма комитет күпфатирлы йортларда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү буенча контроль көчәйтелде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул шәһәрнең идарә итү компанияләренең 23 җитәкчесе белән инфекциягә каршы чараларны оештыру буенча онлайн режимда киңәшмә уздырды. Илья Зуев лифтларны һәм баскыч мәйданчыкларын санитар эшкәртүгә аерым игътибар бирергә кушты, чаллылылардан сыйфатсыз дезинфекция турында мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору максатларында, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев күрсәтмәсе буенча, торак йортларны, тукталышларны, җир асты кичүләрен, юлларны, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны санитар эшкәртү үткәрелә. 17 апрельдә “Яр Чаллы шәһәре хакимияте” төркемендә “Подъездларны дезинфекцияләү” вкладкасы төзелде, анда чаллылылар үз гаризасын калдыра, ә идарәче компанияләр эшләнелгән эш буенча фотоотчетлар җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев