Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подъездда кызны көчләргә уйлаган ир-атны кулга алдылар

Ул - 28 яшьлек Үзбәкстан егете.

Көпә-көндез шәһәр подъездында 22 яшьлек кызны көчләргә уйлаган егетне кулга алдылар. Моңарчы ул эзләүдә булды. Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, гаепләнүче егет Үзбәкстаннан. Аңа 28 яшь. Чаллы предприятиеләренең берсендә ул йөк ташучы булып хезмәт иткән. Эшкә чыкмау сәбәпле, аны куганнар. Якын арада ул туган иленә кайтып китәргә җыенган булган. Хәзер аны ирегеннән мәхрүм итергә мөмкиннәр. Чит ил кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Әлеге эш РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга ял көннәрендә булды. Егет 22 яшьлек кыз артыннан күзәтеп килеп, подъездга кергәч, аңа бәйләнә башлый. Бу хакта тулырак монда язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять